

Олы яшьтә булуына карамастан, әбекәй күңел төшенкелегенә бирелмәскә, сагышланган чакларда өйдәге эшләр белән шөгыльләнүдән юаныч табарга тырыша. Татьяна Павловна төшке ашны да әзерли, керләрен дә юа ала, хәтта җәй көне түтәлләрдә эшли.
- Ялгызым гына яшим, балаларым булмады, ирем күптән инде гүр иясе. Рәхмәт, янәшәдә иремнең бертуганының кызы ВалентинаУсманова һәм аның абыйсы Алексей Манетов хатыны белән бар. Алар минем ярдәмчеләрем, юанычым – Валя өйне җыештыра, кан басымын үлчи, табиб язып биргән уколларны ясый. Алеша кибеттән азык-төлек алып кайта, кирәк чакта дәваханәгә алып бара. Безнең хакта көчле рухлы буын дисәләр дә, күңел җылысына мохтаҗбыз. Ярдәмчеләрсез хәзер берничек тә булмый…
Башыннан кичергәннәре турында сөйләгәннәреннән күңел тула. Сугыш чоры балаларына күпме газап чигәргә туры килгән өчен генә дә һәркайсына үзләре исән чакта ук һәйкәл куярга мөмкин.
Татьяна Павловна әтисен хәтерләми. Әниләре ике баласын ялгызы гына аякка бастыра, шуңа күрә аларга авырлыкларны күп күрергә туры килә. Сугыш башланганда, кызга ун яшь тә тулмаган була. Ярлы яшәүләренә, ач-ялангач булуларына карамастан, көчләре җиткәнчә эшлиләр. Бөтен колхоз техникасы фронтка җибәрелгәч, авыл тәмам диярлек кул хезмәтенә күчә: үгезләр җигеп тырмалыйлар, басудагы чәчкечләргә ашлык ташыйлар, ә урак өсте җиткәч, кулларына чалгы-ураклар һәм агач тешле тырмалар алганнар.
- Хатын-кызлар чаба, ә без көлтәләрне бәйләү җайлырак булсын өчен тырмалыйбыз. Урып-җыюдан соң бригадир башка эш бирә: җәй көне басуда, ындыр табагында, кыш көне тимер юл линиясендә кар тоту өчен щитлар куя идек – ул вакытта бер җирдә дә җиңел булмады, - дип искә ала юбиляр.
Сугыштан соң тагын да тырышыбрак хезмәт куйганнар – халык яңа тыныч тормыш төзегән. 19 яшендә безнең героиня агач хәзерләүгә эләккән. “Молотов өлкәсендә (хәзер Пермь крае – Авт.) эшләдек, агачларны пычкы белән кистек, бүрәнәләрне атларга төяп, урманнан чыгарып өеп куя идек. Шартлар коточкыч иде – кышын билдән кар, салкын, җәен чебен-черки. Сигез ай анда эшләдем, сәламәтлегемне бик нык какшаттым. Ул чактагы ахирәтләрем күптән бакыйлыкка күчтеләр”, - дип сүзен дәвам итте әбекәй.
Аңлашыла ки, Татьяна Павловна укырга йөри алмаган. Ул ике класс белем алган, ә аннан соң эшләгән дә, эшләгән. 1953 елда ул мәктәпкә – җыештыручы, ә ун елдан соң фермага сыер савучы булып урнашкан. Кул белән саву, авыр чиләкләрне ташу, дымлы һава – хатын-кызга сәламәтлек өстәмәгән. Совхоз-техникумда сөт комплексы төзелгәч кенә савучылар машина белән сыер савуның ни икәнлеген белгән.
Әмма нинди дә шартларда алар энтузиазм белән эшләгән. Норманы үтәгәннәр, премияләр һәм Мактау грамоталары алганнар, ә буш вакытларында клубка – кино карарга, үзешчән сәнгатьтә катнашырга йөргәннәр.
Ул Наумовка егете Василий Солодухинга кияүгә чыккан, бергә фермада эшләгәннәр. Аның терлек караучы булуы, 45 ел шунда эшләве, җитәкчеләрнең аны һәрвакыт мактап торуы турында сөйләде.
Әбекәй кан басымы сикерүгә, начар ишетүенә зарлана. Ә бит элек ничек эшләгән, нинди актив булган! Ул берничә ел социалистик ярыш җиңүчесе булган, коммунистик хезмәт ударнигы билгеләренә ия. Кешеләргә изгелек эшләргә әзер булганы өчен авылдашлары аны җирле Совет депутаты итеп сайлаган. Җиңү юбилее медальләре, “Бөек Ватан сугышы ветераны” һәм “Хезмәт ветераны” исемнәре аның Җиңүне якынайтуга керткән өлеше турында сөйли. Намуслы хезмәте һәм югары күрсәткечләре өчен Татьяна Павловна башка хезмәт ияләре исәбендә шифаханәләргә юлламалар белән бүләкләнгән, Волгоградта, Сочида, Гагрыда булган.
Татьяна Павловна Солодухинаны 95 яшьлек юбилее белән котларга авылдашлары, чәчкәләр һәм бүләкләр белән район ветераннар советы рәисе Владимир Зазулин килде. “Сез көчле рухлы кеше. Сезнең намуслы хезмәтегез, ныклы булуыгыз тирән хөрмәткә лаек. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек телибез! Һәр көнегез игътибар һәм хәстәр белән тулы булсын, чөнки Сезнең язмыш – ул тарихыбыз елъязмасы, ныклык һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге”, - диде кунаклар.
Л. ПЫЛАЕВА.
Автор фотосы.