Бөек Ватан сугышында Җиңү безнең илгә бик кыйммәткә төшә. Ирек өчен күпме кешенең җаны кыелганын, күпме язмышлар челпәрә килгәнен һәм күпме балалар туа алмый калганын төгәл генә исәпләп чыгарып та булмый. Мондый хәлләр бихисап, шуларның берсе безнең якташыбыз Советлар Союзы Герое Әхтәмов Хәсән Бәһди улы исеме белән бәйле.
Ул 1925 елда Стәрлетамак кантоны Аллагуат авылында туа. Бүген авыл юк инде, ул башка якын-тирәдәге авыллар кебек үк, Салават нефть-химия комбинаты үстерелүгә бәйле, күченеп китәргә мәҗбүр була.
Сугыш башланганда Хәсән бик яшь була – авылда 7 класс тәмамлаганнан соң Карл Маркс исемендәге колхозда эшләп йөри. 1943 елда аны армиягә алалар. 2 нче Украина фронтының 857 нче укчылар полкы составында сугыша. 1944 елның 30 маенда батырларча сугышып, Редиул-Алдей авылы янында каты алышларда һәлак була.
Рядовой Х.Б.Әхтәмовның награда листыннан: “ Иптәш Әхтәмов сугышкан 1 нче укчылар ротасына каршы дошман бер батальоннан артык пехотасын һәм сигез танкын җибәрә, алар безнең сугышчыларны тар-мар итеп алга үтәргә тырыша. Беренче танк ук рота фронты буйлап алга омтыла, ә немец автоматчылары, танк люгына ышыкланып, безнең яугирләргә автоматлардан ут ача. Иптәш Әхтәмов траншеядан беренче булып атылып чыга да граната белән танкка ташлана һәм аны шартлата. Нәтиҗәдә фашист танклары юнәлешен үзгәртә, траншеялар аша чыгып безнең оборонага юл алалар. Яугирләр дошман пехотасын танклардан аерып алып аларның һөҗүмен кичектереп тора. Шулай итеп, иптәш Әхтәмов үзенең батырларча гамәле белән дистәләрчә совет сугышчысының гомерен саклап кала”.
Советлар Союзы Герое исеме Х.Б.Әхтәмовка һәлак булганнан соң 1944 елның 13 сентябрендә бирелә. Ул Яссы шәһәреннән төньяктарак румыннарның Редиул-Алдей авылында җирләнгән.
Ачык чыганаклардан бүген батыр якташыбыз турында шундый мәгълүмат билгеле. Кызганычка, ул бик аз. Без Кантюковка авылы халкына мөрәҗәгать иттек, бәлки, авылда аның турында белгән туганнары бардыр. Үтенечкә урындагы Совет депутаты Ф.Г.Кантюкова әлеге вакытта биредә Хәсәннең ике туган туганы Идрис Гиясов һәм Мәхрә Кантюкова яшәвен әйтте. Идрисның әнисе (геройның әнисенең бер туган сеңлесе) сөйләве буенча, Әхтәмовларның биш баласыннан Хәсән өченчесе була. Әтиләре сугышка кадәр үк вафат була, ә әниләре Мәгърифә 1954 елда үлә, ул Аллагуат зиратында җирләнгән.
Хәсән тыйнак һәм бераз оялчанрак та малай булып үсә. Бакчада казынырга ярата – үзләрендә дә, әнисенең сеңлесе бакчасында да алмагачлар утырта. Шаяртып килен турында сорашсалар, башта укып һөнәр алам, өлгерермен әле дип җавап кайтара.
Якташлары аны онытмый. Аллагуат мәктәбендә кайчандыр “Биредә Советлар Союзы Герое Әхтәмов Хәсән Бәһди улы укыды. Мәктәпнең иң яхшы пионер отряды аның исемен йөртә” дип язылган мемориаль такта тора иде.
Әхтәмовның бюсты Кантюковка авылыннан километр ярым ераклыкта Аллагуат, Ирек, Карлыкүл, Күч, Кызыл авыл, Кече Аллагуат, Яңа Петровск (Кожак) һәм Юрматы авылларының Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган яугирләре истәлегенә куелган “Юрматы җире” мемориаль комплексында урнаштырылган. Герой Хәсән Әхтәмовның бюсты шулай ук Наумовка авылында да бар, Кантюковка авылында һәм Салават шәһәрендә урамнарга аның исеме бирелгән. Салават шәһәренең тарих-крайны өйрәнү музеенда Хәсән Әхтәмовның кыска гомере һәм героик батырлыгына багышланган материаллар тупланган.