Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

БАТЫРЛАР ХЕЗМӘТТӘН ЯРАЛА

Гарифҗан Рәхимҗан улы Хисмәтуллин районыбызның атаклы эшчәннәре нәселеннән. 1945 елда хезмәт юлын башлый һәм бар гомерен авыр авыл хуҗалыгы эшенә багышлый. Тракторчы, комбайнчы, тракторлар бригадасы бригадиры була.

Гарифҗан Рәхимҗан улы Хисмәтуллин районыбызның атаклы эшчәннәре нәселеннән. 1945 елда хезмәт юлын башлый һәм бар гомерен авыр авыл хуҗалыгы эшенә багышлый. Тракторчы, комбайнчы, тракторлар бригадасы бригадиры була.
Г.Р.Хисмәтуллин 1932 елның 9 августында Авыргазы районы Түбән Бәгәнәш авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Шул чор кешеләренә хас булганча, ул да бик яшьли тир түгә башлый. Авыл хуҗалыгы техникасына тартылуы аны 1949 елда Әлшәй механизация мәктәбенә алып килә. Уңышлы укып һәм механизатор белгечлеге алып, ул Первомайский ашлык совхозында тракторчы булып эшли башлый. Өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң ул янә трактор руле артына утыра, ә урак чорында комбайнчы булып эшли.
Бар булмышын изге игенче һөнәренә багышлап, Г.Р.Хисмәтуллин елдан-ел эш күрсәткечләрен яхшыртуга омтыла.
Һөнәри осталыгы, белеме, иген басуларына биргән тырышлыгы аңа меңләтә әйләнеп кайта. Ә ул исә эшен ярата һәм аңа бар күңелен бирә. Кызу урак чорында, әгәр һава торышы яхшы булса, аның комбайны кара төнгә кадәр туктамый. Атаклы игенче икмәк кадерен һәм вакыт кыйммәтен бик яхшы аңлый.
Тәҗрибәле механизатор комбайннан тыш чылбырлы ДТ-75 тракторында эшли. Хаклы ялга чыкканчы ун елга якын тракторлар бригадасын җитәкли. Яшь механизаторларга тәҗрибәсен өләшә, аларга остаз була.
Первомайский ашлык совхозы Бәгәнәш бүлегенең элекке идарәчесе А.Т.Хисмәтуллин танылган игенче Гарифҗан Рәхимҗан улы турында яхшы эшче, үз эшенең остасы – талантлы механизатор һәм комбайнчы булды, дип сөйли. Ул җитәкләгән трактор бригадасы районда иң яхшылардан санала һәм коммунистик хезмәт бригадасы исемен горур йөртә. Ул бар җирдә тәртип ярата, туры сүзле, үзенә һәм кул астында эшләүчеләренә таләпчән, шул ук вакытта кешелекле, тыйнак, аралашучан була.
Атаклы игенченең тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан лаеклы бәяләнә. Авыл хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен 1971 елда Г.Р.Хисмәтуллинга Ленин ордены белән бергә Социалистик Хезмәт Герое исеме дә бирелә. Ул “В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәте өчен” медале, “Социалистик ярышлар җиңүчесе” билгесе һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Гарифҗан Рәхимҗан улы БАССР Югары Советының сигезенче чакырылышына (1971-1975 еллар) депутат итеп сайлана. Ул районның җәмагать тормышында актив катнаша, күп тапкырлар район һәм Первомайский авыл Советына депутат итеп сайлана. Районның социаль-икътисад үсешендәге аерым хезмәтләре өчен 1999 елда Г.Р.Хисмәтуллинга Стәрлетамак районының Почетлы гражданины исеме бирелде.
Гарифҗан Рәхимҗан улының тормыш юлы һәм хезмәте үз һөнәренә тугрылык үрнәге булып тора. Үзенең фидакарь хезмәте, җиргә һәм сайлаган һөнәренә тугрылыгы белән дан казанган игенче якташларының хөрмәтен һәм ихтирамын яулады. 2004 елның 15 ноябрендә ул бакыйлыкка күчте, ләкин үз эшенең остасы турында якты истәлек халык күңелендә саклана. Социалистик Хезмәт Герое Г.Р.Хисмәтуллин хөрмәтенә районда җиңел атлетика кросслары үткәрү яхшы традициягә әверелде.
Читайте нас: