Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

КЕШЕ КИТӘ – ЭЗЕ КАЛА

1946 елдан В.И.Тимонин республиканың Әлшәй, Бакалы, Дуван районнарында җитәкче вазыйфаларын башкара. 1963 елдан башлап аның язмышы Стәрлетамак районы белән бәйле.

Василий Иванович Тимонин 1919 елның 23 февралендә Дәүләкән районы Покровка авылында дөньяга килгән.

Василий Тимонин бар гомерен җир йөзендәге иң изге эшкә – икмәк үстерүгә багышлаган. Һәм бу һөнәр өлкәсендә бик күпкә ирешкән.
Миловка авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, ул Раевка (Әлшәй районы) ашлык совхозында агроном булып эшли башлый, аннары бүлек мөдире була. 1941 елда ул Казангол (Дәүләкән районы) орлыкчылык совхозының өлкән агрономы итеп тәгаенләнә.
Василий Иванович 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1946 елдан В.И.Тимонин республиканың Әлшәй, Бакалы, Дуван районнарында җитәкче вазыйфаларын башкара. 1963 елдан башлап аның язмышы Стәрлетамак районы белән бәйле.

“Аксён авыл хуҗалыгы техникумының өченче курсында укыганда 1965 елның мартыннан ноябренә тиклем Стәрлетамак ашлык совхозының Комсомол бүлекчәсендә 10 айлык практика үттем, - ди БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Артамонов Пётр Николаевич. – Ул вакытта анда баш агроном булып Василий Иванович Тимонин эшли иде. Мине агроном-учётчик итеп куйдылар (монда эшләгән белгечнең декрет ялы вакытына). Василий Иванович, эше никадәр күп булуга карамастан, минем эшем, нәрсәгә мохтаҗ булуым белән кызыксынырга һәрчак вакыт таба иде. Ул мине үзенең киң күңелле һәм хәстәрлекле булуы белән таң калдырды”.

Озакламый талантлы агроном, хуҗачыл В.И.Тимонин Стәрлетамак ашлык заводын җитәкли. Берничә елдан аны Мариинский совхозы директоры итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфада ул 1981 елда хаклы ялга чыкканчы эшли.

Фидакарь хезмәте һәм социаль-мәдәни объектлар төзегәне өчен Василий Иванович Ленин, Хезмәт Кызыл Байрак, “Почёт билгесе” орденнары, медальләр һәм БАССР Югары Советы Президиумы Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Легендар В.И.Тимонинның дәвамчысы, Мариинский совхозы директоры эшендә аны алмаштыручы – БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Стәрлетамак районының почётлы гражданины Михаил Фёдорович Данилов аның турында җылы искә ала. “Мин аны яхшы, олы йөрәкле һәм итәгатьле кеше, акыллы, грамоталы, оста белгеч буларак беләм. Эшчеләр сөйләвенчә, җитештерү объектларын йөреп чыккан вакытта, директор Тимонин хуҗалыкта тир түккән кешеләр яшәгән һәр авылга тими үтмәгән, савучыларның, механизаторларның өенә кереп, алар белән аралашкан, аларның ихтыяҗлары белән кызыксынган. Василий Ивановичны КПССның Стәрлетамак райкомы беренче секретаре Фёдор Иванович Машкин да хөрмәт итә, күп кенә мәсьәләләр буенча аның белән киңәшләшә иде”, - ди М.Ф.Данилов.

Кешеләр арасында да аның абруе зур була. Шулай бервакыт, Тимонин һәм Данилов Уфада квалификация арттыру курсларында бергә укыйлар. Монда барлык республикадан колхоз директорлары, рәисләре җыела. Йөзләп кеше килә. Курс старостасын сайларга кирәк була. Барысы бертавыштан В.И.Тимонинны сайлый!

Василий Иванович 1999 елның 18 маенда вафат була. Киң күңелле, гаять намуслы, олы йөрәкле, гадел кеше турындагы якты истәлек мәңге онытылмас.

Читайте нас: