Стәрлетамак җире тырыш эшчәннәргә бай. Күпләгән малчылар, игенчеләр, белгечләр һәм тармак җитәкчеләре район тарихында үзләренең эзләрен калдырган. Шуларның берсе Анатолий Кириллович Дронов. Аның барлык хезмәт юлы шушы хакыйкатьне раслый: икътисад үсешендә авыл хуҗалыгы төп урынны тәшкил итә.
Анатолий Кириллович 1934 елның 9 маенда Миякә районының Верхоцеловка авылында туган. Куергазы зооветтехникумын, аннан 1958 елда, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Стәрлетамак районына А.К.Дронов яшь белгеч булып килә, Первомайский совхозында бүлек идарәчесе булып эш башлый. Аннан Жданов исемендәге (соңрак Машкин исемендәге, хәзер”Максимовка “ авыл хуҗалыгы” җәмгыяте) колхозда эшли. Бераз вакыт зоотехник булып эшләгәннән соң, 1972елда А.К.Дроновны колхоз идарәсе рәисе итеп сайлыйлар - шунда авыл хуҗалыгы производствосын оештыру сәләте ачыла да инде. Анатолий Кирилловичны белгәннәр һәм бергә эшләгәннәрнең хәтерләве буенча, аның тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләве кинәт килеп чыкмаган, ул аны күңел кушуы буенча сайлаган, җаны-тәне белән җирне яраткан һәм аңлаган, яхшы уңышка балалар кебек шатланган, уңышсызлыкларга бөтен йөрәге белән көенгән.
- Жданов исемендәге колхоз районда алдынгыларның берсе иде,-дип сөйли республиканың атказанган авыл хуҗалыгы эшчәне, шул дәвердә бергә эшләгән “Кызыл байрак” колхозы рәисе И.С.Захаров.
Авыл хуҗалыгы культураларын җитештерү алымнары, җир эшкәртүнең сыйфаты югары дәрәҗәгә куелган, басу эшләрен башкару сроклары һәм чәчү әйләнеше төгәл үтәлгән. Малчылык үсешенә зур игътибар бирелгән. Шуңа күрә хөкүмәткә икмәк, ит, сөт тапшыру буенча Дронов җитәкләгән хуҗалык Салават исемендәге, “Фрунзе” колхозы кебек көчле хуҗалыклар арасында булган. Авыл хуҗалыгы тармагында күрсәткән уңышлары уңышлары өчен, 1976 елда А.К.Дронов “Почет билгесе” ордены , ә 1984 елда Хезмәт Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнгән.
Көчле команда итеп туплый алган белгечләр рәиснең ышанычлы таянычы булган, болар – баш агроном Нина Рящина, баш инженер Александр Жиров, партком секретаре Гаделшин. Алдынгы сыер савучы, Ленин, Октябрь Революциясе, “Почет билгесе” орденнары кавалеры Валентина Шевернёваның исеме хуҗалык чикләреннән еракларга таралган.
“Коммунизм байрагы“ гәзите битләреннән (1978 ел) “Жданов” исемендәге колхоз савучылары ярышында юбилей елы йомгаклары буенча В. Жирова һәм М. Андреева алдынгылар сафында, алар һәр сыердан 3500 килограммнан артык сөт савып алдылар. Алдынгыларга тиңләшергә тырышып, колхозларның сөт фермалары коллективлары тырышып эшләде, 20дән ашу савучы өчмеңчеләр рубежын үтте, бу барлык савучыларның яртысыннан күбен тәшкил итә. Ярышта Петровский сөт фермасы малчылары алда бара, алар максимовкалылардан 250 килограммга арттырып, быел тагы да югарырак күрсәткечләргә ирешү өчен көрәшәләр. Н. ТАВАБИЛОВ, колхозның партком секретаре”.
-А.К.Дронов чын мәгънәсендә хуҗалыкчы булды, - дип искә ала җәмәгать советы рәисе Е.Ф. Спевак. Иртәдән кичкә кадәр ул хуҗалыкта булды, шуңа күрә тормыш иптәше Зинаида Прохоровага барлык өй эшләрен үз өстенә алырга туры килде. Гаиләдә өч бала: ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерделәр.
Дронов җитәкчелек иткән елларда зур төзелеш эшләре алып барылды – җитештерү объектлары (районда иң зур ындыр табагы Богырысланда иде), торак йортлар төзелде – Максимовкада тоташ коттеджлар урамы үсеп чыкты. Шул ук чорда үзәк усадьбада мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты төзелде. Хуҗалык җитәкчесенең социаль өлкәне үстерүгә керткән тырышлыгы бәяләп беткесез, чөнки колхоз составына кергән авыллар район үзәгеннән еракта урнашкан. Күпчелек өлешен колхоз эшчәннәре һәм аларның гаиләләре тәшкил иткән халык тормышы өчен үзләренең мәдәният учагы, балалар учреждениеләре, яхшы юллар булу зур әһәмияткә ия.
“Ждановтан” соң А.К.Дронов “Мир” колхозында эшли. Үз эшенең остасы булуы, битараф булмавы, зур эш тәҗрибәсе бу хуҗалыкта да яхшы уңышларга ирешү мөмкинлеге бирә.
Л.ПЫЛАЕВА әзерләде.