Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

МАРИЯ БАЛАНДИНАНЫҢ ИРКЕН КЫРЛАРЫ

Мария Михайловна Баландина (27.07.1919 – 6.12.1993) Татарстан АССРының зур булмаган авылында туып үсә. Үзенең җитәкчелек сәләтен, сайлаган эше буенча тирән белемен ул авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлый: 20 ел дәвамында Стәрлетамак районының эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булган Первомайский ашлык совхозында агрономия хезмәтен җитәкли.

Мария Михайловна Баландина (27.07.1919 – 6.12.1993) Татарстан АССРының зур булмаган авылында туып үсә. Үзенең җитәкчелек сәләтен, сайлаган эше буенча тирән белемен ул авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлый: 20 ел дәвамында Стәрлетамак районының эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булган Первомайский ашлык совхозында агрономия хезмәтен җитәкли.

Мария Михайловнаны белгән һәм бергә эшләгән кешеләрнең күбесе аны җирне яраткан, аңлаган, көндәлек агроном мәшәкатьләренә бар күңелен биргән кеше буларак хәтерли. Бу турыда М.М. Баландинаның хөкүмәт бүләкләре дә ачык сөйли – авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген үстерүдәге казанышлары өчен аңа БАССРның атказанган агрономы исеме бирелгән, ул Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, күп тапкыр социалистик ярышта җиңүче, медальләре һәм Мактау грамоталары бар. 1960 елда М.М.Баландина уҗым арышы, бодай һәм солының ул вакытта рекордлы уңышын алганы өчен Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашучы медале белән бүләкләнгән.

Кайберәүләр агроном, бигрәк тә баш агроном эшен хатын-кыз һөнәре, вазыйфасы түгел дип саный. Үзенең эшкә карашы белән М.М.Баландина моның болай түгеллеген раслады. Хатын-кыз өчен булмаган бу эш аны сыгылмалы, әмма үзенең карашын яклый алган җитәкче итеп формалаштырды. Ул яшь механизатор белән әниләрчә сөйләшә дә, шул ук вакытта чыгырыннан чыккан тәҗрибәле эшчене дә урынына куя ала иде. Шәхсән үзем Первомайский совхозында мәктәп тәмамлаган күп кызлар аның үрнәгендә агрономия факультетына укырга кергәннәрен беләм. Аның улы Юрий Иванович та авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, дөрес, Мария Михайловна теләгәнчә, агрономия бүлеген түгел, ә зоотехниклыкка укып чыкты. Аның каравы, атаклы агрономның кече оныгы балачактан ук әбисе кебек булырга хыялланды һәм ул Наумовка авыл хуҗалыгы техникумында “Агрономия” белгечлеге буенча укыды.

Первомайский ашлык совхозының агрономия хезмәте ветераны М.М. Ногъманов:

- Мария Михайловна югары класслы белгеч иде. Совхозның гомум җир мәйданы ул вакытта 20 мең гектардан артык иде. Басуларга, агрегатлар янына ул күп еллар ат белән йөрде һәм һәр җиргә дә өлгерә иде. Совхоз хөкүмәткә ашлык тапшыру планын үтәп һәм арттырып үтәп килде, район икмәгенең өчтән бер өлеше Первомайский игенчеләренеке иде.

М.М.Баландина эшләгән вакытта мин агроном-орлыкчы булып эшли башладым. Югары уку йортының кичәге студенты өчен күп нәрсәләр тиешенчә килеп тә чыкмый иде. Мария Михайловна түземлек белән аңлата, агроном эшенең нечкәлекләрен өйрәтә иде. Шулай ук баш агроном совхозның төрле бүлекчәләреннән 8 кешене үз эченә алган барлык хезмәтенә, шулай ук механизаторларга, гади басу эшчәннәренә дә хөрмәт белән, әниләрчә якын итеп карый иде дип әйтер идем. Аның эшкә тугрылыгы, бер нәрсәгә дә битараф булмавы һәм фидакарьлеге безнең барыбыз өчен дә үрнәк иде. М.М.Баландина район үсешенә анык өлешен керткән танылган кешеләр рәтендә лаеклы урында тора дип уйлыйм.

Рубриканың бүгенге героинясы портретына тагын бер штрих: җиргә булган мәхәббәте, аңа мөнәсәбәте Мария Михайловнага балачактан бирелә. Аның әтисе, Михаил Евграфович Баландин, сугыш елларында колхоз рәисе булып эшли. Бөгелмәдә педучилище бетереп һәм бераз вакыт мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң, Мария соңрак авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәр сайларга карар кыла. 1947 елда ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм югары квалификацияле агроном белгечлегенә ия була.

Л. ПЫЛАЕВА.

Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: