Советлар Союзы Герое Александр Семёнович Евстигнеев 1894 елның 9 сентябрендә Стәрлетамак районы Пёстровка авылында (хәзерге Зур Аксаково авылы) зур крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Авылда өч класслы мәктәпне тәмамлый. Соңрак шулай ук Пёстровкада урнашкан һөнәрчелек мәктәбендә слесарьлыкка укып чыга. Аның әтисе, Семён Кононович, яхшы балта остасы була. Александр бала чактан ук ул һөнәргә өйрәнә. Әтисенең эш сөючәнлеге, түземлелеге һәм тырышлыгы аңа да күчә. Аны яхшы белгән авылдашлары сөйләвенә караганда, ул алтын куллы оста булып җитешә. Яшьтән эшли башлый.
1913 елда Александр өйләнә, бер елдан гаиләдә беренче балалары туа. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, аны армиягә алалар.Немец дарысын шул чакта ук татырга туры килә аңа. Александрны Гражданнар сугышы да урап узмады. Өйгә ул 1920 елда гына кайта. Коллективизация башлангач, колхозга керә.
1935 елда, Ишембайда нефть чыгара һәм шәһәр төзи башлагач, төзүчеләр җитмәгәнлектән, Александрны шунда җибәрәләр. Өч елдан гаилә яңадан авылга кайта.
Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның октябрендә А.С. Евстигнеевны хезмәт лагеренә алалар. Бу вакытка өч өлкән уллары фронтта була инде ( дүртенче улларын 1943 елның ноябрендә чакыралар), һәм ул үзен дә сугышка җибәрүләрен сорый. 1942 елның маенда Александр Семёнович алышларда катнаша да инде. Воронежны азат итүдә, Сталинград өчен сугышларда катнаша. Яралана, медсанбатта булганнан соң, яңадан үзенең частенә кайта.
Беренче Украин фронтының 60 нчы армиясе Житомир Кызыл Байраклы 322 укчылар дивизиясенең Тарнопольский Кызыл Байраклы 1085 укчылар полкының 5 нче ротасы составында Украина һәм Польша җирләрен азат итүдә катнаша.
Краков (Польша) шәһәре өчен алышларда безнең якташыбыз үзенең каһарманлыгын күрсәтә. Бүләкләү кәгазендә бу турыда менә нәрсәләр язылган:
“1945 елның 20 гыйнварында рядовой Евстигнеев Александр Семёнович дошманның контратакасын кире какканда батырлык үрнәкләре күрсәтте, гранаталар белән дошманның бронетранспортёрын һәм экипажын юк итте.
Дошман яңа ярсу контратакага күчкәч, Евстигнеев, үзен корбан итеп, бронетранспортёрны безнең пехота ягына җибәрмәс өчен, гранаталар бәйләме белән фашист машинасы гусеницасы астына ташланып, аны шартлатты һәм үзе Ватаныбызның чын патриоты һәм герое буларак һәлак булды. Дошманның контратакасы туктатылды. Күрсәткән батырлыклары өчен рядовой Евстигнеев Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды”.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апреле Указы белән, күрсәткән батырлыклары һәм героизмы өчен А.С Евстигнеевка, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое югары исеме бирелде.
Евстигнеев һәм аны күреп белгәннәр хәзер безнең арада юк инде, әмма аның һәм бөтен фронтовиклар турында истәлек безнең һәм киләчәк буыннар йөрәгендә сакланыр.
Авылда якташлары урнаштырган Геройның бюсте ерактан күренеп тора. Янәшәсендә Пёстровка (Зур Аксаково) авылының яу кырыннан кайткан һәм кайта алмаган фронтовиклары исемнәре белән стела урнаштырылган. Исемлектә Александр Семёнович Евстигнеевның Җиңү яулап кайткан дүрт улының да исемнәре бар.
Г. ЕВСТИГНЕЕВ,
А.С. Евстигнеевның улы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.