Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

НАМУСЛЫ, БУЛДЫКЛЫ КЕШЕ

Сүз партия һәм совет эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Стәрлетамак районының Почётлы гражданины Мурсаиков Леонид Васильевич турында бара.

70-80 елларда районда аның исемен белмәгән кеше булмагандыр, Ишембай районында туып-үссә дә, гомеренең күп өлешен ул Стәрлетамак җиренә багышлады. Аның белән бергә эшләгән яисә шәхсән таныш булганнарның күбесе, бүген аның турында, коллектив белән уңышлы эшли алган һәм җәмәгать йөкләмәләре өчен җаваплылыкны үз өстенә алган намуслы һәм булдыклы кеше буларак искә алалар.

Күп еллар дәвамында ул мәгариф һәм мәдәният эшләре белән шөгыльләнгән, спорт чараларын оештыручы булган, җәмәгать тәртибен саклау, егетләрне Совет армиясенә әзерләү һәм чакыру мәсьәләләренә кураторлык иткән. Корылыклы елларда, карлы кышларда яки язгы ташкын чорларында ул районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең алыштыргысыз җитәкчесе булган. Аның башлангычында юллар, күперләр төзелгән, районның пассажир транспорты проблемаларына тирәнтен үтеп кергән. Хәтта макулатура һәм металл сыныклары җыю өчен дә җаваплы булган.

Урак чорында аңа аерым җаваплылык төшкән, ул чакта авыл хуҗалыгы продукциясен хәзерләү пунктларына илтү өчен барысына да техника таләп ителә. Бу мөһим мәсьәләләрне чишү өчен күпме көч һәм сабырлык кирәк була, чөнки ул вакытта хуҗалыкларда телефон элемтәсе, район халкының өйләрендә һәм квартираларында да телефон булмый. Шуңа карамастан, барлык җитди мәсьәләләр – медицина хезмәтеме ул, тәртип саклаумы, яисә ветераннар белән эшме – оператив хәл ителгән. Сүз партия һәм совет эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Стәрлетамак районының Почётлы гражданины Мурсаиков Леонид Васильевич турында бара.

Ул 1926 елның мартында туган. Дәһшәтле сугыш елларында Петровский авыл мәктәбен тәмамлый һәм тиздән армиягә алына, авиация гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайткач, 1951 елдан ул Петровский машина-трактор станциясендә техник-төзүче, соңрак - профсоюз һәм партия эшлеклесе була.

Л.В.Мурсаиков КПСС Үзәк Комитеты каршында Югары партия мәктәбен тәмамлаган. Стәрлетамак районында эшен колхоз-совхоз территориаль идарәсендә партком оештыручысы булып башлый. Аннан ул бүлек җитәкчесе, партия район комитеты секретаре була. 1970 елда аны район башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлыйлар. Бу вазыйфада ул 17 ел эшли. Хаклы ялга чыкканнан соң да җәмәгать эшләрен ташламый, күп еллар районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советын җитәкли.

Үземнән шәхсән шуны әйтә алам, Л.В. Мурсаиков эшенә күп көчен биргән җаваплы, эрудицияле һәм гаҗәеп эшчән җитәкче. Буш вакытлары булганда ауга, балыкка йөрергә, бакчада эшләргә ярата иде. Хатыны ышанычлы тылы булды: иренең эш белән мәшгуль булуын аңлап, хуҗалык эшләре, балалар тәрбияләүне үз өстенә алды.

Л.В.Мурсаиковның сугышчан юлы һәм хезмәттәге казанышлары хөкүмәт бүләкләре – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәттә аерылып торган өчен” медальләре, РСФСР һәм БАССРның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Л.В. Мурсаиков 2013 елның 5 августында вафат булды.

Ул, икенче туган җиренә әверелгән Стәрлетамак районы иминлеге һәм үсеше өчен армый-талмый эшләгән, намуслы хезмәте белән зур, бай тормыш юлы үтте.

Е.СПЕВАК.

А.АНДРЕЕВА фотосы.

Читайте нас: