Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

ЯВНОВ КОЛХОЗЫ – БЕР ГАИЛӘ

Безнең районда бер авыл хуҗалыгы предприятиесе генә үзенең элекке җитәкчесе хөрмәтенә аталган – бу Явнов исемендәге хуҗалык. Бу әлеге кешенең хуҗалыкны үстерүгә керткән өлешенең зур булуын сөйли.

Безнең районда бер авыл хуҗалыгы предприятиесе генә үзенең элекке җитәкчесе хөрмәтенә аталган – бу Явнов исемендәге хуҗалык. Бу әлеге кешенең хуҗалыкны үстерүгә керткән өлешенең зур булуын сөйли.
Павел Викторович Явнов 1960-1988 елларда колхоз рәисе була. Ю.Г.Хәлиев искә ала: “Павел Викторовичның югары белеме юк иде, урта белемне дә олы яшьтә генә алды. Авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы буларак, ул көчле һәм абруйлы җитәкчеләр арасында булды, яшь белгечләргә остаз иде. Мин колхозга баш икътисадчы булып килдем, Павел Викторович ярдәмендә җитәкче буларак өлгердем һәм 1979 елда мине колхоз рәисе итеп сайладылар. Пенсиягә киткәнче әлеге эштә җаваплылык тоеп эшләдем, бар яклап та Явновка ошарга тырыштым”.
Белмәгәннәргә П.В.Явнов биографиясен әйтеп үтәбез, ул 1928 елның 8 апрелендә Стәрлетамак районы Марьевка авылында туган. Ул чакта укырга әлләни мөмкинлекләр булмый – ул тракторчылар курсларын тәмамлый, моның өчен авылыннан берничә километр ераклыкта урнашкан механизация мәктәбенә җәяү йөреп укый.
Павел Явнов хезмәт эшчәнлеген 1943 елда Чапаев исемендәге колхозда тракторчы булып башлый. Аннары Михайловка машина-трактор станциясендә трактор бригадасы хисапчысы булып эшли, ә 1953 елдан – Казадаевка авыл Советы рәисе.
1957 елда берничә вак хуҗалык Чапаев исемендәге хуҗалыкка берләштерелә, ун елдан исә Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге колхоз дип үзгәртелә, аңа Муравей, Марьевка, Казадаевка, Любажи һәм Яңа Барятино авыллары керә.
-Безнең рәис кырыс булды, әмма эшкә күңелен бирә иде, - дип искә ала Яңа Барятино авылыннан 90 яшьлек А.С.Тимофеева. - Кешеләрне буш итмәде, гаиләгә 50әр-60шар центнер ашлык биреп ярдәм итте. Еш кына: колхоз кешеләргә рәхәт яшәр өчен булдырылган бит инде, - дип кабатлый торган иде.
П.В.Явнов рәислек итә башлаган чорда җиңел булмый. Терлекчелек биналары ташландык хәлдә диярлек була, авыл хуҗалыгы җайланмалары һәм ат җигү кирәк-яраклары булмый, аның каравы миллионнарча бурыч калган була. Рәиснең ныкышмалылыгы, хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә хуҗалык акрынлап алдынгылар рәтенә баса. Урак чорында гектарыннан 30 центнер ашлык, 150-160шар центнер бәрәңге алганнар. Сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, кош-корт үрчетү белән шөгыльләнәләр.
Павел Викторович Явновның барлык тормыш юлы авыл хуҗалыгына бәйле. Хезмәт эшчәнлеге өчен ул Ленин, Октябрь Революциясе орденнары, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, шулай ук медальләр, шул исәптән СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашканы өчен медале белән бүләкләнә. 2000 елда “Стәрлетамак районының почетлы гражданины” исеменә лаек була.
Явнов җирне яраткан һәм анда эшли белгән. Ул туры сүзле һәм тыйнак, изге күңелле һәм итәгатьле кеше була. Район тарихына да шулай кереп кала. 2004 елда Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге колхоз Явнов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе итеп үзгәртелә.

Л.ПЫЛАЕВА.

Читайте нас: