Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ҖИРДӘ ЯКТЫ ЭЗ КАЛДЫРГАН

1967 елда Марат Әбделсамат улы «Башпотребсоюзның Стәрлетамак хәзерләү-җитештерү берләшмәсе” кулланучылар җәмгыятен җитәкли һәм 40 елдан ашу ул аның алыштыргысыз җитәкчесе була.

Марат Әбделсамат Бикмәхәммәтов 1937 елның 15 ноябрендә Стәрлетамак шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеген 1955 елда башлый. Башта Әлшәй ашлык совхозында (соңрак Первомайский совхозы) хәзерләүче булып эшли, аннары Аллагуатта - сельпода, соңрак инде Стәрлетамак район кулланучылар берләшмәсендә хәзерләүләр конторасында хезмәт сала.1966 елда эштән аерылмый гына “тик яхшы” билгеләргә Мәскәү мех техникумын тәмамлаган. Соңрак Мәскәү К.И.Скрябин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрак орденлы ветеринария академиясендә “югары квалификацияле товаровед” белгечлеген ала.

1967 елда Марат Әбделсамат улын «Башпотребсоюзның Стәрлетамак хәзерләү-җитештерү берләшмәсе” кулланучылар җәмгыятен җитәкли һәм 40 елдан ашу ул аның алыштыргысыз җитәкчесе була.

Эшләгән чорда М.Ә.Бикмөхәммәтов районның сәүдә тармагын үстерүгә һәм авыл халкының сәүдә хезмәтләндерүен яхшыртуга зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә предприятиенең барлык матди-техник базасы яңадан төзелә, күп көч таләп иткән эшләр механикалаштырыла. Башпотребсоюзның Стәрлетамак хәзерләү-җитештерү берләшмәсе социалистик ярышларда, русия һәм республика конкурсларында берничә тапкыр җиңүгә ирешә, аның продукциясе исә «Русиянең 100 иң яхшы товары» конкурсы дипломына лаек була.

Марат Әбделсамат улын белгәннәр хатирәләреннән, ул төптән уйлап эш итүче, зирәк, югары һөнәри сыйфатларга ия, перспективаны күрә белә, проблемаларның асылына төшенә алган, куелган максатларга ирешүдә тәвәккәл һәм ныкышмалы җитәкче була кеше. Әлеге олы йөрәкле һәм яхшы күңелле кешегә яхшы кешелек сыйфатлары - изге күңеллелек, аралашканда гадилек, тыйнаклык, тормыш сөючәнлек, авыр минутларда ярдәм кулы сузарга әзер булу хас була.

Тормыш тәҗрибәсен, һөнәри осталыгын һәм күңел җылысын тирә-яктагылар белән теләп уртаклаша, күпләрнең яхшы остазы була. Кешеләрне яхшы белгән һәм хезмәт сөйгән кешеләрне хөрмәт иткән. Аңа еш кына киңәш сорап мөрәҗәгать иткәннәр, ул беркайчан да үтенечләрне кире какмаган - эш белән дә, сүз белән дә ярдәм иткән.

Нәтиҗәле һөнәри эшчәнлектән тыш, ул районның иҗтимагый-сәяси тормышында да актив катнаша, берничә тапкыр Стәрлетамак район Советы депутаты итеп сайлана.

Район һәм республика иминлеге хакына намуслы хезмәте өчен М.Ә.Бикмөхәммәтовка «Башкорт АССРының атказанган сәүдә хезмәткәре», «Русия Федерациясенең атказанган сәүдә хезмәткәре» почетлы исемнәре бирелә, «Почет билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә, аңа Башкортстан Республикасының, Роспотребсоюзның, район Советы башкарма комитеты Мактау грамоталары тапшырыла. 1989 ел февралендә СССР кулланучылар кооперациясенең IX съезды делегаты була. 2004 елда аңа «Стәрлетамак районының почетлы гражданины» исеме бирелә.

М.Ә.Бикмөхәммәтов 2011 елның 19 маенда бакыйлыкка күчә. Аның гомере һәм хезмәт юлы Стәрлетамак районына бәйле була. Эшләре белән ул җирдә якты эз һәм кешеләр күңелендә яхшы хатирәләр калдырды.

Гәзит архивы материаллары буенча Г.ТИМЕРБАЕВА әзерләде.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: