Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

"УЛЫМ, ИЧМАСАМ, СИН ИСӘН КАЙТ!"

Галимдар Абдулла улы Миңнегузин Стәрлетамак районының Яңа Калкаш авылында (хәзерге вакытта – Стәрлебаш районының Яңа Калкаш авылы) 1926 елның 12 сентябрендә туган.

Галимдар Абдулла улы Миңнегузин Стәрлетамак районының Яңа Калкаш авылында (хәзерге вакытта – Стәрлебаш районының Яңа Калкаш авылы) 1926 елның 12 сентябрендә туган.

Г.А.Миңнегузин соңгы чакырылыш фронтовикларына карый, алар - унҗиде яшьлек малайлар, сугыш казанында кайнаган. Ул хәрби комиссариаттан повестканы 1943 елның ноябрендә ала. Ә моңа кадәр фронттан абыйсы Ягъфәрнең һәлак булуы турында фаҗигале хәбәр килгән була. Бу сугыштан өченче похоронка була. Бер ел элек командирлар уллары Мозафар һәм Даминдарның үлеме турында әнисенә хәбәр иткән була.

Галимдарның әнисе Габидә әбигә раскулачивание елларында балалары белән туган йортыннан качарга туры килә. Көнчел, явыз, рәхимсез кешеләр сүзе буенча ул ирен, олы улын, кызын югалта. Сугыш аның өч улын тартып ала. Менә хәзер кече улы да фронтка китә. Галимдарны сугышка озатканда, әнисе аңа: "Улым, ичмасам, син исән кайт!", - ди.

Ана мәхәббәте, аның догалары яугиргә утлы сугыш юлларын үтәргә ярдәм итә. Ул Украинаны, Белоруссияне, Польшаны азат итә. Ике тапкыр яралана. Җиңүне Потсдамда каршылый.

Галимдар Миңнегузин 1946 елның 1 гыйнварында туган авылы Мордашка кайта. Әнисенең шатлыгы эченә сыймый. Ул улына карап туя алмый. Газизен яңадан алып китәрләр дип хафалана. Аның бу курку хисе бераздан соң гына бетә.

Яшь фронтовик өчен хезмәт көннәре башлана. Һөҗүм алдыннан окопларда, марш-бросок вакытында, алгы сызыктагы кыска гына тынлык сәгатьләрендә ул өенә кайтып, тыныч тормышта яшәячәге турында озак хыяллана. Ниһаять, бу күптән көтелгән вакыт җитә!

Колхоз җитәкчелеге, Г.А.Миңнегузинның оештыру сәләтен бәяләп, аны бригадир итеп куя. Тугыз елдан соң шулай ук җаваплы эш участогын тапшыралар - аңа ферма мөдире вазыйфасын йөклиләр. 1960 елдан 1971 елга кадәр Галимдар Абдулла улы «Ашкадар» колхозын җитәкли. Ул вакытларда Галимдар белемле кеше булып санала. Сугышка кадәр җиде сыйныфны, алтмышынчы елларда Башкорт авыл хуҗалыгы институты каршында курслар тәмамлый.

Фронтовик Миңнегузинның шәхси тормышында да барысы да яхшы була. Тормыш иптәше Мәрьям Хәмит кызы ире өчен чын терәк, ышанычлы тыл була. Чөнки колхоз рәисе, аннары башка җитәкче урыннарда эшләгәндә, Галимдар Абдулла улына бер таңнан икенчесенә кадәр басуларда, фермаларда, төзелешләрдә югалырга туры килә. Шуңа күрә, нигездә, йорт-җир, хуҗалык эшләре хатыны һәм балалары иңендә була. Алар биш кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерә.

Г.А.Миңнегузин 2001 елда хаклы ялга чыга. Хезмәт эшчәнлеге елларында аның сугышчан бүләкләренә тынычлыктагы - «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен», «Хезмәттә аерылып торган өчен» һәм башка наградалар өстәлә. 2005 елда аңа «Стәрлетамак районының Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Лаеклы ялда булганда, Галимдар Абудулла улы сугыш һәм хезмәт ветераннарының башлангыч оешмасы эшен җитәкли.

Р. ИЛЬКИНА.

Ю. НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: