Болар барысы да Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы, Стәрлетамак районының почетлы гражданины Д.И.Николаев турында.
Олы яшьтә булуына карамастан (үткән елның октябрендә Дмитрий Ивановичка 95 яшь тулды), ул бүген дә актив һәм көр күңелле булып кала бирә. Авыл хуҗалыгы тармагы, районда аның үсеше һәм күркәм эшчәннәр турында сүз чыкса, ул ихлас әңгәмәгә кушыла.
Д.И.Николаевның оештыру сәләте аның яшь чакта Кырмыскалы авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгәндә, КПСС Стәрлетамак районы комитетында инструктор булып эшләгән чакларда ук беленә. 1956 елда аны Ленин исемендәге колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Һәрдаим яңалыкка омтылып, Дмитрий Иванович үсемлекчелекне, терлекчелекне, яшелчәчелекне уңышлы үстерә һәм кыска гына вакыт эчендә хуҗалыкны алдынгылар рәтенә бастыра. Эшлекле активлык, ныкышмалылык һәм коллективны уртак максатка ирешү өчен туплый белү аңа мал симертү һәм үстерүдә махсуслаштырылган зур предприятие – Мариинский мал симертү совхозының эшен җайга салырга мөмкинлек бирә. Токымчылык эше башында да районда шулай ук Д.И.Николаев тора.
Дмитрий Ивановичның өлеше дәүләт тарафыннан югары бәяләнгән. Аның күкрәген Ватан сугышы ордены, берничә медаль бизи, ә сервантта күпсанлы Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары бар.
Март башында, Бөек Җиңү юбилее алдыннан Д.И.Николаевта район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, район ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов, җәмәгатьчелек вәкилләре булды, алар тантаналы шартларда ветеранга Русия Федерациясе Президенты булдырган “1941-1945 еллдарда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медален тапшырды. Анда шулай ук аның җиңелдән булмаган тормыш юлы, фашист илбасарлары белән сугышта һәм сугыштан соңгы җимереклекләрне бетергән чорда совет халкының каһарманлыгы һәм ихтыяр көче турында сөйләштеләр.
-Ул елларда фидакарь эшләдек, - дип искә ала юбиляр, - безнең алда анык бурыч: икътисадны күтәрү, халыкны туендыру, кешеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч уяту булды. Авыр иде бит – колхозларда техника юк диярлек, ир-ат кулы җитешми. Производствода хәрбиләрдәгечә каты дисциплина таләп ителде, бозсаң җавап бирүе авыр иде. Вакыт үтү белән бурычларны башкарып чыгуыбызны аңладык. Басуларда югары сортлы бөртеклеләр, фермаларда яхшы токымлы, продуктлылыгы яхшы терлекләр барлыкка килде.
Д.И.Николаевның тирән ышануынча, бүген дә авыл халкы эшләренә шулай ук җаваплы карарга тиеш. Әлеге буын тырышып эшләргә, тыныч тормышның кадерен белергә тиеш, чөнки ата-бабалары алар өчен кан койган.