Яков Тарасович Ткаченко 1906 елда туган һәм стәрлетамак җире илгә нинди геройлар бирүен гомере буе исбатлап яшәгән. Балачактан бай авылдашларына ялланып эшләп тамак туйдырган гади крестьян малае Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр Магнитогорск металлургия заводын төзүгә барып эләгә, ә сугыш чорында капитан званиесенә кадәр барып җитә һәм укчылар батальоны командиры була. Ул чакта бу шәхси батырлык үрнәге һәм коллективның ышанычын яулау була.
Кызыл Армиягә Я.Т.Ткаченко 1941 елда Свердловск хәрби комиссариаты тарафыннан алына, 1942 елдан - фронтта. Көнбатыш, Төньяк-Көнбатыш, 1 нче һәм 2 нче Балтыйк буе фронтларында сугышларда катнаша. Командование характеристикалары буенча Башкорт АССРының зур булмаган авылында туып үскән егет үзен кыю сугышчы итеп күрсәтә. Аның наградалары - Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, «Хәрби батырлыгы өчен» медале шул турыда сөйли.
Ткаченко Көнчыгыш Пруссиядә совет гаскәрләре һөҗүме вакытында аеруча аерылып тора. 1945 елның апрелендә өч көн дәвамында ул каты яраланган командирны алмаштырып тора һәм Ляуке-Флисс елгасын кичүне оештыра. Алышта алган яраларына һәм авыртынуларына карамастан, батальонга командалык итүен дәвам итә һәм беренчеләрдән булып тиешле рубежга - Фришес-Хафф култыгына (әле ул Калиниград култыгы) чыга. Капитан сөйләгәннәрдән бер мисал: «Дошман көчле ут яудыруга карамастан, берничә солдат суга ташланды. Гитлерчылар өч тапкыр күбрәк булса да, алар чираттагы тапкыр һөҗүмгә ташланды. Минем команда буенча яугирләр гранаталарын әзерләде һәм гитлерчыларның якынрак килүен көттеләр,
аннары кыю сугышчылар дошманны гранаталар белән тәпәләде. Бу яр култыгында 50дән ашу фашист үзенең үлемен тапты...»
Күрсәткән батырлыгы һәм хәрби заданиене үрнәкле башкарганы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1945 елның июнендә капитан Ткаченкога Ленин ордены һәм «Алтын йолдыз» медален тапшырып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Югары Хөкүмәт наградасы турында карарны кабул итеп, командование 1944 елда булган вакыйгаларны да исәпкә ала. Анда алышларның берсендә капитан Ткаченко ике тапкыр җитди яралана һәм госпитальгә озатыла. Ярты ел диярлек анда дәвалана, имгәнә. Әмма яралары бераз төзәлү белән үзенең полкына килә. Бергә сугышкан егетләре аны күптән үлгәнгә саный, чөнки йөзе танырлык хәлдә булмаган бер полкташлары янында Ткаченконың кыр сумкасы табыла.
1945 елда демобилизацияләнгәч Я.Т.Ткаченко Свердловск шәһәренә кайта. Үрге Исетск металлургия заводының җитәкче вазыйфаларында һәм тау институтында эшли. 1979 елда вафат була, Свердловск шәһәрендә җирләнгән. Стәрлетамак районының Золотоношка авылында Ткаченко Яков Тарасовичка бюст куелган, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә мәктәпкә аның исеме бирелгән, димәк, якташлары үзләренең Геройларын онытмый, аның сугышчан юлын белә һәм Туган ил һәм халык алдында күрсәткән батырлыклары белән горурлана.