Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

КЕРЧЬ ШӘҺӘРЕНДӘ ОБЕЛИСК ҺӘМ УРАМ

Советлар Союзы Герое Челов Николай Михайлович Стәрлетамак районы Левашовка авылында крестьян гаиләсендә туа. Җидеелык мәктәп тәмамлый. Шул чор өчен бу яхшы санала. Еш кына җиде класс белеме булган кешеләргә җитәкче вазыйфаларын ышанып тапшырганнар. Шуңа күрә 19 яшьлек белемле, өстәвенә ышанычлы, җаваплы, башкаручан Николай Человны Левашовка авыл Советы секретаре итеп тәгаенләүләре гаҗәп тә түгел. Ул ышанычны аклый. Армиягә киткәнче ике ел дәвамында йөкләтелгән эшне җаваплы башкара.

Советлар Союзы Герое Челов Николай Михайлович Стәрлетамак районы Левашовка авылында крестьян гаиләсендә туа. Җидеелык мәктәп тәмамлый. Шул чор өчен бу яхшы санала. Еш кына җиде класс белеме булган кешеләргә җитәкче вазыйфаларын ышанып тапшырганнар. Шуңа күрә 19 яшьлек белемле, өстәвенә ышанычлы, җаваплы, башкаручан Николай Человны Левашовка авыл Советы секретаре итеп тәгаенләүләре гаҗәп тә түгел. Ул ышанычны аклый. Армиягә киткәнче ике ел дәвамында йөкләтелгән эшне җаваплы башкара.

Башкарма власть органнарында алынган эш тәҗрибәсе, һәм, әлбәттә, Николай Человның шәхси сыйфатлары аның арытабангы тормышында мөһим роль уйный. 1929 елдан Человның хәрби карьерасы башлана, аны полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Бу хәрби мәгариф учреждениеләре Кызыл Армиядә Гражданнар сугышыннан соң барлыкка килә һәм укчылар, кавалерия, артиллерия һәм махсус частьләр нигезендә формалаша. Алар бурычына кече командирлар әзерләү дә керә. Курсантлар белеме булган иң яхшы кызыл армиячеләр арасыннан сайлап алына.Николай Челов бу критерийларның барысы буенча да туры килә.

Якташыбызның арытабангы хәрби карьерасыннан күренүенчә, ул полк мәктәбендә үзен бары тик яхшы яктан күрсәткәндер дияргә була. Николай Человны полк мәктәбе начальнигы итеп тәгаенләү аның яхшы курсант һәм белгеч булуына ачык дәлил. Бирегә ул Бөек Ватан сугышы алдыннан тәгаенләнә.

Полк мәктәбеннән тыш Н.М.Челов - снайперлар курсларын, ә 1941 елда “Выстрел” курсларын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышының тәүге көннәреннән үк Николай Челов фронтка омтыла. 1941 елның 1 июленнән инде ул ут эчендә була. Көньяк, Төньяк-Кавказ фронтларында сугыша. Төньяк Кавказ фронтының 18 нче армиясе 318 нче тау укчылар дивизиясе 1331 тау укчылар полкы командиры, подполковник Н.М.Челов Новороссийск шәһәре һәм Эльтиген посёлогы (Кырым ярымутравы) районында совет гаскәрләренең десант операцияләре вакытында Кырымны немец-фашист илбасарларыннан азат иткәндә аеруча батырлык күрсәтә.

1943 елның 6 декабрендә Николай Челов командалык иткән полк дошман оборонасын җимерә һәм аның Керчь шәһәре янындагы Митридат тавында дивизия штабын камап алган көчен тарката. Подполковник Челов һөҗүмгә шәхсән үзе җитәкчелек итә һәм биредә һәлак була.

1944 ел 16 майдан СССР Югары Советы Президиумы Указы белән полкка оста командалык иткәне, заданиеләрне үрнәкле үтәгәне һәм анда батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен подполковник Николай Михайлович Человка һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Николай Челов шулай ук Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак (ике) орденнары белән бүләкләнә.

Һәлак булган десантчылар хөрмәтенә Митридат тавында обелиск куелган. Герой шәһәр Керчьның үзәк районында бер урамга Советлар Союзы Герое Н.М.Челов исеме бирелгән.

“Стәрлетамак районы Энциклопедиясе”

һәм Интернет челтәрендә ачык чыганаклардан Р.ИЛЬКИНА әзерләде.

Читайте нас: