Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“КЫЗЫЛ ГЕРОЙ”

Әлеге “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте идарәсе урнашкан урында үткән гасыр башында Стәрлетамак районының “Кызыл герой” колхозы булганын күпләр белмидер дә. Сугыш чорында кешеләр ачлыктан гаиләләре белән кырылганда “Кызыл герой” колхозы халкы исән калган. Колхоз рәисе Мөхтәр Зөбәеров фронтовик гаиләләренә 1-2шәр килограмм көрпә таратырга, мәктәптә укучыларга төшке ашка 2шәр бәрәңге бирергә күрсәтмә бирә. Ул иң мөһиме – кешеләр гомерен саклап калган.Мөхтәр Сәләхетдин улы Зөбәеров 1897 елның 20 апрелендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Аллагуват авылында туган. 1916-1917 елларда Волынск полкының лейб-гвардия унтер-офицеры, Беренче бөтендөнья сугышында, Февраль, Октябрь революцияләрендә катнашкан М.С.Зөбәеров Кышкы сарайны штурмлый. 1917-1918 елларда Кызыл гвардия составында Нарва янындагы сугышларда катнаша, каты яралана. 1917 елның Февраль революциясендә актив катнашканы өчен “Зөбәеров – Волынец” көмеш билгесе белән бүләкләнә.1930 елларда беренчеләрдән булып колхозга керә. Кырчы, бригадир, рәис урынбасары булып эшли. 1937 елның апреленнән 1957 елга кадәр М.С.Зөбәеров БАССРның Стәрлетамак районы “Кызыл герой” колхозының алыштыргысыз җитәкчесе була; 1958 елда Аллагуват авыл Советы рәисе итеп сайлана. Бөек Ватан сугышы (1941-1945 елларда) һәм сугыштан соңгы елларда ул җитәкләгән колхоз беренчеләрдән булып ел саен дәүләткә иген тапшыру планын арттырып үти. Малларның баш саны, аларның продуктлылыгы арта.Колхозчылар турында хәстәрлекне, җәмәгать мәнфәгатьләрен ул үзенекеннән өстен куя. “Мөхтәр Зөбәеров колхозның җаны, двигателе булды, - дип яза сугыш чорыннан соң озак вакытлар колхозда парторг булып эшләгән Миңнияр Рәхимкулов үзенең хатирәләрендә. Озак еллар эшләү чорында ул коллектив байлыкны ныгытуга һәм арттыруга күп көч салды, колхозны үрнәкле итте. Колхоз күп трамаклы иде: безнең йон тетү, май сыктыру, пилорама, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау мастерское, тегермән һәм тимерлек бар иде. Безгә Башкортсанның көньягыннан күрше колхозлардан ярдәм сорап киләләр иде”.Авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруда алдынгы күрсәткечләре һәм уңышлары өчен Мәскәү шәһәрендә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, бронза һәм көмеш медальләр белән бүләкләнә.Сугыштан соңгы берничә елда китапханә белән 220 урынга клуб, 7 еллык татар мәктәбе, 4 еллык рус мәктәбе, сыер, бозау абзары, атлар ихатасы, ашлыкөчен келәтләр, икмәк пекарнясы, сөтчелек фермасы, фельдшерлык пункты, техника һәм инвентарьлар мастерское, йон тетә торган, тимерлек, тегермән, колхоз идарәсе бинасы төзелә.1949 елның мартында М.С.Зөбәеровка хезмәттәге казанышлары өчен иң югары награда – Ленин ордены бирелә.1940 нчы елларда Салават шәһәрен төзү өчен җир кирәк була, “Кызыл герой “ колхозы Стәрлетамак районында беренче булып 820 гектар чәчүлек җирен бүлеп бирә .1962 елда ул 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга Истәлек китабы булдыру һәм һәйкәл төзү буенча инициативалы төркем составына керә.Соңгы елларда аны төзүгә зур өлеш керткән Салават шәһәрендә яши. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бүлә. Ачык чыганаклар материаллары буенча.

Әлеге “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте идарәсе урнашкан урында үткән гасыр башында Стәрлетамак районының “Кызыл герой” колхозы булганын күпләр белмидер дә. Сугыш чорында кешеләр ачлыктан гаиләләре белән кырылганда “Кызыл герой” колхозы халкы исән калган. Колхоз рәисе Мөхтәр Зөбәеров фронтовик гаиләләренә 1-2шәр килограмм көрпә таратырга, мәктәптә укучыларга төшке ашка 2шәр бәрәңге бирергә күрсәтмә бирә. Ул иң мөһиме – кешеләр гомерен саклап калган.

Мөхтәр Сәләхетдин улы Зөбәеров 1897 елның 20 апрелендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Аллагуват авылында туган. 1916-1917 елларда Волынск полкының лейб-гвардия унтер-офицеры, Беренче бөтендөнья сугышында, Февраль, Октябрь революцияләрендә катнашкан М.С.Зөбәеров Кышкы сарайны штурмлый. 1917-1918 елларда Кызыл гвардия составында Нарва янындагы сугышларда катнаша, каты яралана. 1917 елның Февраль революциясендә актив катнашканы өчен “Зөбәеров – Волынец” көмеш билгесе белән бүләкләнә.

1930 елларда беренчеләрдән булып колхозга керә. Кырчы, бригадир, рәис урынбасары булып эшли. 1937 елның апреленнән 1957 елга кадәр М.С.Зөбәеров БАССРның Стәрлетамак районы “Кызыл герой” колхозының алыштыргысыз җитәкчесе була; 1958 елда Аллагуват авыл Советы рәисе итеп сайлана. Бөек Ватан сугышы (1941-1945 елларда) һәм сугыштан соңгы елларда ул җитәкләгән колхоз беренчеләрдән булып ел саен дәүләткә иген тапшыру планын арттырып үти. Малларның баш саны, аларның продуктлылыгы арта.

Колхозчылар турында хәстәрлекне, җәмәгать мәнфәгатьләрен ул үзенекеннән өстен куя. “Мөхтәр Зөбәеров колхозның җаны, двигателе булды, - дип яза сугыш чорыннан соң озак вакытлар колхозда парторг булып эшләгән Миңнияр Рәхимкулов үзенең хатирәләрендә. Озак еллар эшләү чорында ул коллектив байлыкны ныгытуга һәм арттыруга күп көч салды, колхозны үрнәкле итте. Колхоз күп трамаклы иде: безнең йон тетү, май сыктыру, пилорама, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау мастерское, тегермән һәм тимерлек бар иде. Безгә Башкортсанның көньягыннан күрше колхозлардан ярдәм сорап киләләр иде”.

Авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруда алдынгы күрсәткечләре һәм уңышлары өчен Мәскәү шәһәрендә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, бронза һәм көмеш медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы берничә елда китапханә белән 220 урынга клуб, 7 еллык татар мәктәбе, 4 еллык рус мәктәбе, сыер, бозау абзары, атлар ихатасы, ашлык

өчен келәтләр, икмәк пекарнясы, сөтчелек фермасы, фельдшерлык пункты, техника һәм инвентарьлар мастерское, йон тетә торган, тимерлек, тегермән, колхоз идарәсе бинасы төзелә.

1949 елның мартында М.С.Зөбәеровка хезмәттәге казанышлары өчен иң югары награда – Ленин ордены бирелә.

1940 нчы елларда Салават шәһәрен төзү өчен җир кирәк була, “Кызыл герой “ колхозы Стәрлетамак районында беренче булып 820 гектар чәчүлек җирен бүлеп бирә .1962 елда ул 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга Истәлек китабы булдыру һәм һәйкәл төзү буенча инициативалы төркем составына керә.

Соңгы елларда аны төзүгә зур өлеш керткән Салават шәһәрендә яши. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бүлә.

Ачык чыганаклар материаллары буенча.

Читайте нас: