Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ДАНЛЫКЛЫ КОМБАЙНЧЫ ҺӘМ БРИГАДИР

Әхтәм Хөснулла улы Галиәкбәров 1930 елның 10 гыйнварында Үрге Усылы авылында дөньяга килгән. Балачак еллары сугыш һәм аннан соңгы авыр чорга туры килгән аның буын кешеләренә хас булганча, аңа да хезмәт эшчәнлеген бик иртә башларга туры килә.

Әхтәм Хөснулла улы Галиәкбәров 1930 елның 10 гыйнварында Үрге Усылы авылында дөньяга килгән. Балачак еллары сугыш һәм аннан соңгы авыр чорга туры килгән аның буын кешеләренә хас булганча, аңа да хезмәт эшчәнлеген бик иртә башларга туры килә. Ул Усылы авылы мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлау белән колхозда эшли башлый. Авыл хуҗалыгындагы авыр хезмәт еллары менә шул вакыттан башлана да инде аның. Вакыты җиткәч Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач ул механизация мәктәбен тәмамлый һәм 1965 елга кадәр Усылы МТСында комбайнчы булып тир түгә.

Аннары Ә.Х.Галиәкбәров Салават исемендәге колхозда хезмәт сала. 1973 елда данлыклы механизатор, тәҗрибәле комбайнчыны Салават исемендәге колхозның комплекс бригадасы бригадиры итеп тәгаенлиләр. Бригада эшен оста оештырып, ул бу вазыйфада 17 ел дәвамында хезмәт күрсәтә.

Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Әхтәм Хөснулла улы югары наградалар – Ленин (1976), Хезмәт Кызыл Байрагы (1972) орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Ул берничә тапкыр СССРның Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша.

Ул чакта зоотехник булып эшләгән Ш.М.Гыйләҗетдинов хәтирәләре буенча, 1980 елда авыл хуҗалыгы җитештерүендә күрсәткән югары күрсәткечләре өчен алар Әхтәм Хөснулла улы белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә барган. Моннан кайтуларына аны яхшы хәбәр көткән – авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгысы Ә.Х.Галиәкбәров СССР Дәүләт премиясе лауреаты булган. Шулай, наградасын алу өчен, ул янә Мәскәүгә юллана.

Әхтәм Хөснулла улы бик тырыш, намуслы кеше була, югары оештыручанлык сәләте белән аерылып тора. Үзенең һөнәри һәм кешелек сыйфатлары аркасында якташларының хөрмәтен казана. Менә дигән гаилә башлыгы, хәстәрлекле тормыш иптәше һәм әти була. Мәктәптә укытучы булып эшләгән хәләл җефете Рәйхан Миңнебай кызы белән алар өч бала – бер ул һәм ике кыз үстерә.

Ә.Х.Галиәкбәров озак авырудан соң 60 яшендә якты дөньядан китә. 1990 елның декабрендә аның йөрәге тибүдән туктый. Авыл эшчәне турындагы якты истәлек бүгенге көндә дә яши.

З.БАЯНОВА,

Үрге Усылы авылы китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.

Читайте нас: