Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

КЕШЕЛӘРГӘ ҺӘМ ҖИРГӘ МӘХӘББӘТ

Алексей Николаевич Майстренконың исеме безнең районда яхшы таныш: 1964 елдан 1986 елга кадәр ул Шевченко исемендәге колхозны җитәкләгән һәм аның үсеше өчен күп көч салган.

Алексей Николаевич Майстренконың исеме безнең районда яхшы таныш: 1964 елдан 1986 елга кадәр ул Шевченко исемендәге колхозны җитәкләгән һәм аның үсеше өчен күп көч салган. Хуҗалык өчен бу авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүдәге барлык тармакларны күтәрү чоры була. Золотоношканың эш сөючән коллективы дәүләткә икмәк, яшелчә һәм терлекчелек продукцияләрен сату буенча планны тотрыклы һәм, хәтта, арттырып үти. Колхозчыларның да тормышлары яхшыра, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары төзелә. Кыска гына вакыт эчендә ике катлы урта мәктәп, көнкүреш йорты бинасы күтәрелә, яңа колхоз идарәсе төзелә. Ә иң мөһиме – торак йортлар актив салына. Яңа йортлардан торган урамнар барлыкка килә, анда яшь белгечләр һәм гади колхозчылар өй туйлары үткәрә. Бу уңышларны халык гадел рәвештә рәис исеме белән бәйли. Бит бары тик шунда туып-үскән, үз эшенә мөкиббән киткән кеше генә аның белән янәшә яшәгән һәм хезмәт иткәннәр турында кайгырта ала.

А.Н.Майстренко 1928 елның апрелендә Золотоношка авылында дөньяга килгән. Үзенең бар гомерен ул кече туган иленә багышлаган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь булган. Авыр сугыш чорында, әле ныгып та җитмәгән үсмергә, башка яшьтәшләренә кебек үк, колхозда тир түгәргә туры килә. Алар фронтка киткән авылдашларын төрле эштә алмаштыра. Кырчы була, аннары армия хезмәтенә алына, анда ул миномёт расчеты белән командалык итә.

Алексей Николаевич эш сөючәнлеге, оештыручанлык сәләте белән генә түгел, ә белемен камилләштерүгә омтылуы белән дә аерылып тора. Хезмәт итеп туган авылына кайта һәм колхоз эшенә чума, читтән торып хисапчылар курсын тәмамлый, Авыргазы авыл хуҗалыгы мәктәбендә техник-кырчы курсларын үтә. Тиздән җаваплы, тырыш белгечне бригадир итеп тәгаенлиләр. Эше бар вакытын ала, әмма ул аңа Аксен авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып белем алырга комачауламый. Аннары ул кыр эшләре буенча рәис урынбасары, агроном, парторг вазыйфаларын башкара. 1964 елда А.Н.Майстренко Шевченко исемендәге колхоз идарәсе рәисе итеп сайлана.

1988 елда хаклы ялга чыга. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрак орденнары, медальләр, шул исәптән “Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен” медале, шулай ук БАССРның, РСФСРның авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

А.Н.Майстренконың безнең арабыздан китүенә дә хәтсез вакыт үтте, әмма аның турындагы якты истәлек һаман яши. Золотоношкада яшәүче Елена Сморщёк: “Минем әти-әнием колхозда Алексей Николаевич рәислек иткән вакытта эшләде, әни - дуңгыз караучы, әти – терлекче булды. Алар, Майстренко грамоталы белгеч, колхоз эшләрендә – җитди, ә тормышта ачык, изге күңелле, гади колхозчылар һәм авылдашлары хәленә керүчән кеше булды, дип сөйли иде. А.Н.Майстренконың тормыш иптәше Таисия Павловна мәктәптә укытучы була, аны укучылар бик ярата, ата-аналар хөрмәт итә һәм һәр киңәшенә колак сала. Майстренколар ике бала тәрбияләп үстерә, белем бирә, гади крестьян хезмәтен аңларга һәм кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә...”

Фото һәм мәгълүматлар Майстренколарның гаилә архивыннан алынды.

Читайте нас: