Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

ТУГАН АВЫЛЫ ӨЧЕН ҖАН АТЫП

Илья Николаевич Сараев 1929 елның 1 августында Кырмыскалы авылында дөньяга килгән. Аның бар гомере һәм хезмәт биографиясе туган авылы һәм район белән тыгыз бәйләнгән.

Илья Николаевич Сараев 1929 елның 1 августында Кырмыскалы авылында дөньяга килгән. Аның бар гомере һәм хезмәт биографиясе туган авылы һәм район белән тыгыз бәйләнгән.

Бөек Ватан сугышы башланганда ул 5 нче сыйныфны тәмамлаган 12 яшьлек үсмер була. Әтисе фронтка китә. Илья укуын ташлап, үзе кебек малайлар белән колхозда эшли башлый: җир сөрә, чәчә, иген ура, печән чаба, ат караучы була. Бу чорда бөтен авыр эш хатын-кызлар, балалар һәм картлар иңенә төшә.

Гәзит архивындагы материалларның берсендә И.Н.Сараев, 1945 елның маенда соң өлгерә торган җирне тырмалаганда алар ягына атта берәүнең чаптырып килүен, ә якынайгач аның: “Җиңү! Җиңү!” дигән сүзләрен ишетүләре хакында сөйләгән.

Халык шатлыктан елаган. Кызганычка каршы, аның әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган. Өйдә дә, колхозда да эшче куллар таләп ителә, шуңа күрә

аңа укуын дәвам итәргә туры килми. Шулай, ул армиягә киткәнче колхозда эшли.

Армиядәге хезмәте 5 елга сузыла. Туган ягына кайткач, ул механикалаштыру һөнәри техник учелищесына укырга керә. Механизатор белгечлеге алган И.Н.Сараев Михайловский МТСында эшли башлый, ә ул таркалгач, туган Ленин колхозында хезмәт итә. Трактор бригадасы бригадиры ярдәмчесе, комплекс бригадасы бригадиры була. Эшләү дәверендә ул чын игенчегә әверелә, эшчеләр бригадасы эшен оста оештыра.

1965 елда Илья Николаевич колхоз партия оешмасы секретаре итеп сайлана. “Ул партия тормышын яхшы белә иде һәм оешма эшендә үз белемен уңышлы кулланды. Гади, тыйнак, кешеләргә карата игътибарлы һәм намуслы кеше булды”, - дип язган аның турында Г.В.Фёдоров район гәзитендә.

Биш елдан соң, 1970 елның февралендә И.Н.Сараевны Ленин исемендәге колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Бу вазыйфада ул тугыз ел эшли. Хуҗалык моңа кадәр дә һәм ул эшләгәндә дә алдынгылар исәбендә була.

1979 елдан башлап 11 ел дәвамында Илья Николаевич Казадаевка авыл Советы рәисе була.

Илья Николаевичны яхшы белгән кешеләр, аның гадел, бик тә әдәпле, киң күңелле, эш сөючән булуын ассызыклый. Шундый кешелек сыйфатлары өчен аны яратканнар һәм хөрмәт иткәннәр. Кайда гына эшләсә дә, ул аңа бар булмышын биргән, туган колхозы, аның кешеләре, туып-үскән авылы өчен җан атып яшәгән. Хаклы ялга чыккач та ул авылның җәмәгать тормышында актив катнашкан, - дип искә ала аның турында Казадаевка авыл Советы биләмәсе башлыгы С.А.Чугунова.

И.Н.Сараевның нәтиҗәле хезмәт еллары Хезмәт Кызыл Байрак, “Почёт билгесе” орденнары, БАССРның Югары Советы Президиумы медальләре һәм Мактау грамоталары белән билгеләнгән.

И.Н.Сараев 88нче яшендә вафат булган. Ә аның турындагы якты истәлек якташларының күңелендә һаман яши.

Г.ТИМЕРБАЕВА әзерләде.

Читайте нас: