Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

МИНЕМ КАРТӘТИЕМ ИСКИТКЕЧ КЕШЕ ИДЕ!

Язмышы Стәрлетамак районының Первомайский ашлык совхозы белән тыгыз бәйләнгән картәтием - Овчинников Павел Кузьмич турында истәлекне кадерләп саклыйм.

Язмышы Стәрлетамак районының Первомайский ашлык совхозы белән тыгыз бәйләнгән картәтием - Овчинников Павел Кузьмич турында истәлекне кадерләп саклыйм.

Җиргә сакчыл караш һәм хезмәт сөючәнлек аңа балачактан килә, чөнки ул алты балалы крестьян гаиләсендә туып үскән. Әтисе сугышка киткәч картәтием олы бала буларак, өйдә төп кеше булып кала, 15 яшендә 41 елның июлендә учетчик вазыйфасында хезмәт юлын башлый. 1945 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар, ул Көнчыгыш фронтка эләгә, шулай итеп аңа әче сугыш авырлыгын да тоярга туры килә, моның өчен ул Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Демобилизацияләнгәч, 1986 елда лаеклы ялга чыкканчы П.К.Овчинников авыл хуҗалыгында эшли, гади шофердан районның көчле хуҗалыкларының берсендә партия оешмасы җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үтә. Первомайский совхозы партия оешмасы секретаре вазыйфасында ул совхозны үстерү, димәк, аның эшчәннәренең тормышын яхшырту өчен байтак эш башкарган. Аның эш көне иртәнге алтыда, кайвакыт иртәрәк тә башлана иде. Чәчү һәм урак чорында өйдәгеләр аны бик сирәк күргән. Совхоз директоры белән беррәттән ул КПСС район комитеты алдында сөрелгән, чәчелгән, эшкәртелгән һәм урылган һәр гектар җир, савылган һәр литр сөт, җитештерелгән һәр килограмм ит өчен җавап биргән. 70 нче - 80 нче еллар башында Первомайский совхозы районның иң көчле игенчелек совхозы булган, бөртеклеләрдән югары уңыш алганнар. Көндез парторг

П.К.Овчинников - җитәкче, ә төннәрен эшче киемен киеп автомашина артына утырган, водительләргә басудан иген ташышкан чаклары да аз булмый аның.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Павел Кузьмич Хезмәт Кызыл Байрак, “Почет билгесе” орденнары, медальләр һәм Мактау грамотлары белән бүләкләнгән.

26 майда картәтиебез безнең арадан киткәнгә 29 ел булды, әмма без аны онтымыйбыз һәм туган районда аны онытмаулары белән горурланабыз. Стәрлетамак районының почетлы гражданины И.С.Захаров: “Павел Кузьмич шундый зирәк кеше иде. Кешеләр аңа чын мәгънәсендә ышана һәм проблемалары белән аңа мөрәҗәгать итәләр иде. Ул миңа ачык күңелле, тәртипле һәм кешелекле булып истә калган”, - диде.

П.К.Овчинников якыннарын аеруча яраткан. Хатыны, Зинаида Ивановна белән бергә алар ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр, аларга укымышлылык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә ихтирамлы караш кебек иң яхшы сыйфатларын биреп калдырганнар.

...Картәтием искиткеч иде, эше ничек кенә күп булса да безне тәрбияләргә дә вакыт таба иде – велосипедта йөрергә өйрәтте, йорттагы атынгычны тиз арада ремонтлап бирә иде. Ул сүзендә тора белде, минем өчен ул фидакарь хезмәт итә һәм назлап сөя белгән ир, чыдамлык һәм инсафлык үрнәге булып калачак.

Аның һәм шул буын кешеләре турында якты истәлек безнең күңелләрдә яшәр.

П.К.Овчинниковның оныгы А. ЛИСКОВЕЦ

Читайте нас: