Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ЧЫН ЭШЧӘН

Рәхимҗан Хәлиулла улы Кәлимуллин сугыш балалары буыныннан. Ул 1932 елның 4 февралендә Кызыл Таң авылында дөньяга килә. Бу матур авыл хәзер инде картада юк, әмма Стәрлетамак районы үсешенә лаеклы өлеш керткән кызылтаңлыларның изге эшләре, хезмәт казанышлары турында хәтер яши. Производство алдынгылары исемнәре арасында Рәхимҗан Хәлиулла улының исеме беренче рәтләрдә тора.

Рәхимҗан Хәлиулла улы Кәлимуллин сугыш балалары буыныннан. Ул 1932 елның 4 февралендә Кызыл Таң авылында дөньяга килә. Бу матур авыл хәзер инде картада юк, әмма Стәрлетамак районы үсешенә лаеклы өлеш керткән кызылтаңлыларның изге эшләре, хезмәт казанышлары турында хәтер яши. Производство алдынгылары исемнәре арасында Рәхимҗан Хәлиулла улының исеме беренче рәтләрдә тора. Үзенең гомере эчендә ул зур тормыш үрләрен яулый. Бу, әлбәттә, - хезмәттәге уңышлары. “Кешене хезмәт бизи” дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, эшкә булган мөнәсәбәтенә карап кеше турында күп нәрсә белергә була.

“Рәхимҗан Хәлиулла улы зур хәрефтән эшчән иде. Ул минем якташ. Белүемчә, үсмер чагында ук Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән. Мин аның белән 17 ел эшләдем. Эшенә шулкадәр тугры булган башка шундый кешене белмим. Рәхимҗан абый язын тракторында басуга чыга һәм барлык кыр эшләре тәмамлангач кына көз ахырында эшеннән туктый иде, - дип җылылык белән искә ала Р.Х.Кәлимуллин турында “Авангард” колхозының элекке рәисе, Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Стәрлетамак районының почетлы гражданины Р.М.Ибраһимов.

Тракторчы булырга Кәлимуллин 1949 елда Усылы МТСы каршындагы курсларда укый. Техникага гашыйк Рәхимҗан, булачак һөнәрен яхшы итеп үзләштерергә теләп, укытучыларның һәр сүзен игътибар белән тыңлый. Башта ул Усылы МТСында механизатор булып эшли, машина-трактор станцияләре үзгәртеп корылганнан соң барлык техника хуҗалыкларга тапшырылгач, 1957 елдан башлап “Авангард” колхозында хезмәт сала. 39 ел трактор штурвалы артында утыра. 40 нчы еллар ахырында “ДТ-54” тракторында эшен башлый. Һәм шул гади тракторда зур хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешә. Аннан соң хуҗалыкка куәтлерәк техника “Т-4”, “Кировец” һәм башкалар кайта башлый. Үзенең тимер атына ул сакчыл карый, шуңа да аның тракторы һәрвакыт эштә була. Язын туфракны культивацияли, чәчүгә әзерли, көзен җирне туңга сөрә. “Югары җитештерүчәнлек белән эшләде, көзен 1000 гектарга кадәр җир сөрә иде, - дип дәвам иттерде хикәяләвен Р.М.Ибраһимов. – Нинди дә эшне зур җаваплылык белән башкарды. Чын игенче, коммунист, остаз, яхшы иптәш, күркәм гаилә башлыгы буларак, ул күпләр өчен үрнәк булды”.

Тормыш иптәше Анна Васильевна белән алар ныклы, тату гаилә кора, яхшы балалар тәрбияләп үстерәләр. Ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр җылы, хәстәрлекле була. Рәшит Мәхмүт улы искә ала: “Анна Васильевна гомере буе терлекчелектә эшләде, савучы булды, аннары бозаулар карады. Ә бу исә, эшкә киткәнче сыерны савып, гаиләгә иртәнге ашны әзерләп өлгерер өчен иртә таңнан торырга кирәк дигән сүз. Ә кышын аннан да иртәрәк, чөнки иренең тракторының двигателен җылыту өчен су эссертеп өлгерергә кирәк була”.

Мондый хәстәр үтә дә кыйммәтле! Шуңа күрә, Рәхимҗан Хәлиулла улының хезмәт уңышларында аның тормыш иптәшенең дә өлеше бар дип тулы хокук белән әйтергә буладыр, мөгаен. Ул күп тапкыр бүләкләнә. Фидакарь, намуслы хезмәте өчен Р.Х.Кәлимуллин “Почет билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрак, Октябрь Революциясе орденнары, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан медаль белән бүләкләнә. Аңа “БАССРның атказанган механизаторы” исеме бирелә.

Материалны “Коммунизм байрагы”

район гәзите нигезендә Р.ИЛЬКИНА әзерләде

Читайте нас: