Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ЖУРНАЛИСТ, ЯЗУЧЫ, ПЕДАГОГ

Башкортстанның күп кенә танылган кешеләренең язмышы Стәрлетамак районы белән бәйле. Алар арасында билгеле язучы, журналист һәм педагог Семен Иванович Емельянов та.

Башкортстанның күп кенә танылган кешеләренең язмышы Стәрлетамак районы белән бәйле. Алар арасында билгеле язучы, журналист һәм педагог Семен Иванович Емельянов та.

С.И.Емельянов 1917 елның 7 ноябрендә Стәрлетамак өязе Полтавка авылында туа. Балачагы – Кавказда, яшь җилкенчәк чоры Стәрлетамак җирендә уза. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына чакырылганчы педагогия институтында укый. 1939 елның декабрендә (чакырылганнан соң өч ай үткәч) совет-фин сугышында катнаша. Сугышлар барышында беренче ярасын ала, ә соңрак беренче бүләген дә - Кызыл Байрак орденын.

Бөек Ватан сугышында Семен Иванович беренче көннән башлап ахырына кадәр катнаша. Яралар, контузияләр ала. Хәрби бүләкләре дә була. Ул Кавказны обороналауда һәм Украинаны азат итүдә, Польша, Германия һәм Чехословакиядә хәрби операцияләрдә катнаша. “Берлинны алган өчен” һәм “Праганы азат иткән өчен” медальләре, ике тапкыр II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Семен Иванович әдәби хезмәткәр, мөхәррир урынбасары һәм дивизия газетасы мөхәррире булып эшли. Гәзитне икенче төрле окоп гәзите дип йөртәләр, ул һәрвакыт дивизия белән бергә була – сугышта да, маршта да. Емельянов искә ала: “Минем геройларым һәрвакыт окопларда, блиндажларда, ату ячейкаларында, шартлаган һәм янган урыннарда булды. Солдатта гәзитче белән сөйләшү кайгысы юк. Кайвакыт аралашу аның фамилиясен белү белән чикләнде. Калганы турында сорап та торасы юк, анысын сугыш үзе сөйли иде”.

Еллар узгач Семен Иванович Бөек Ватан сугышы геройлары турында дистәләрчә мәкалә бастыра. Аның бу эшен Стәрлетамакта бастырылып чыгарылган “По зову Родины” китабы тәмамлый. Соңрак русия тарихчысы, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Даниил Проэктор китапка рецензиясендә болай дип яза: “Мин фактлар эзләүдә һәм аларны җыйнап хикәяләп бирүдә авторның хезмәт сөючәнлегенә хәйран калдым”.

Сугыштан соң Семен Емельянов иң тыныч һәм изге һөнәрләрнең берсе булган – укытучы һөнәрен сайлый. Демобилизацияләнү белән ул Шевченко исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Ә 1948 елда район гәзите мөхәррире булып эшли. Башкорт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлаганнан соң Стәрлетамак шәһәрендә укытучы, 8нче, аннары 10нчы мәктәп директоры була. Аның инициативасы белән, җәмәгатьчелек булышлыгында Золотоношка авылының җидееллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртеп корыла.

С.И.Емельянов туган авылының тарихын өйрәнү белән җитди шөгыльләнә. Аның тарафыннан Бөек Ватан сугышы елларында якташларының һәм стәрлетамаклыларның хәрби һәм хезмәт юллары турында бай материал туплана. Аларга нигезләнеп шәһәр уку йортларында хәрби һәм хезмәт даны бүлмәләре ачыла. Семен Иванович – 389 нчы укчылар дивизиясе музеен оештыручы, башта ул Стәрлетамак шәһәренең 10нчы мәктәбендә урнаша, ә хәзер – 60 санлы Стәрлетамак лицеенда.

Өлкән буын кешеләре Емельяновны эрудицияле һәм талантлы укытучы буларак хәтерли. Бу эшкә ул гомеренең 26 елын багышлый. Семен Иванович Емельяновка “Башкорт АССРның атказанган укытучысы” һәм “РСФСРның атказанган укытучысы” исемнәре бирелә, 1989 елда – “Стәрлетамак шәһәренең почетлы гражданины” исеме. Аның исемен шәһәрнең бер урамы йөртә.

А.САРЫ әзерләде.

Читайте нас: