Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“БЕРНӘРСӘГӘ ДӘ ҮКЕНМИМˮ

“Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, аның исеме “кояшлы” дигән мәгънәне аңлата. Ул чыннан да шундый. Киң күңелле, һәрвакыт яхшы кәефле, бар җирдә дә бар нәрсәне дә эшләп өлгерергә тели”, - дип җылы итеп сөйли әтисе турында Гөлнур Шәмсүн кызы.

“Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, аның исеме “кояшлы” дигән мәгънәне аңлата. Ул чыннан да шундый. Киң күңелле, һәрвакыт яхшы кәефле, бар җирдә дә бар нәрсәне дә эшләп өлгерергә тели”, - дип җылы итеп сөйли әтисе турында Гөлнур Шәмсүн кызы.

Октябрь авылында яшәүче Шәмсүн Фаттах улы Хафизов, сентябрь аенда үзенең 97 нче туган көнен билгеләде. Үзенең тормыш тарихын үткән дистәләрчә еллар вакыйгалары кичә булгандай кебек гади итеп, мавыгып сөйләде.

Ул Миякә районы Кече Кәркәле авылында туган. Гаилә-
дә сигез бала арасында иң өлкәне була. 1940 ел вакыйгалары егетнең язмышында борылыш ноктасы була.

“Безне, яшь кенә егетләрне һәм кызларны, Запорожьега фабрика-завод укытуы мәктәбенә укырга алып киттеләр. Вербовкаладылар, - ди Шәмсүн Фаттах улы. – Анда без сугыш башланганчыга кадәр алюминий заводында эшләдек”.

1941 елда предприятиене Уралга эвакуациялиләр, ә эшчеләрне окоп казырга озаталар. Фашист илбасарлары Запорожьены биләп ала.

“Ул вакытта без Беленькое авылында яши идек. Дошман оккупацияләгән территориядәге колхоз таркалмады. 1942 елда безне Германиягә озаттылар. Ике ел без Бельгиядә күмер шахталарында эшләдек, ә Германия азат ителгәч үзебезнекеләргә тапшырдылар”, - дип искә ала Ш.Ф.Хафизов.

1945 елдан 1947 елга кадәр Шәмсүн Фаттах улы Берлинда Совет Армиясенең резервтагы зенит полкында хезмәт итә. Сугыш заманы турында сөйләгәндә ул үз гаиләсенең язмышы турында дулкынланып телгә ала.

“Ул елларда аларның тормышы җиңел булмый. Ашарларына булмый. Әти базардан он сатып ала, аннан сыек похлебка пешерәләр. Озакламый онның туң башаклардан эшләнгәне аңлашыла. Әти шул вакытта септик ангинадан үлеп китә”, - дип сөйли Шәмсүн Фаттах улы.

1947 елда туган авылына кайткач, Ш.Ф.Хафизов механизатор, трактор бригадасы бригадиры булып эшли. Колхозда комбайнчылар җитмәгән чакта бу эшкә дә тотына.

Шул ук елда Шәмсүн Фаттах улы өйләнә. Хафизовларның бәхетле гаиләсендә уллары Рафаэль һәм кызлары Гөлнур туа.

“Әниебез, Миңленур Хисмәтулла кызы, кул эшләре остасы иде. Бик матур паласлар суга иде, мамык-йон эрләде, шәлләр бәйләде”, - дип сөйли Гөлнур Шәмсүн кызы, зур сандыктан бүгенге көнгә кадәр сакланган гаять матур кул эшләнмәләрен алып.

1967 елның язында Хафизовлар Стәрлетамак ашлык совхозының Северный бүлекчәсенә күченә. Шәмсүн Фаттах улы районда беренчеләрнең берсе булган витаминлы он агрегатында эшли, комбайнчы, ферма мөдире була.

“Балачакта еш кына туганнарда кунакта булганыбызны хәтерлим. Бу чын вакыйга була иде. Кагыйдә буларак, берничә көнгә яисә атнага китә идек. Бәлешләр пешереп, каз итләре алып бара идек. Кызлар иң матур киемнәрен кия иде. Минем туган Кече Кәркәле авылында шулай күнегелгән иде. Стәрлетамак ашлык совхозында бөтенләй башкача гадәтләр иде. Төрле милләт вәкилләре бергә яши, һәм һәркайсы үзенә хас үзенчәлеген өсти”, - дип сөйли Гөлнур Шәмсүн кызы.

Хәзер Шәмсүн Фаттах улы кызы һәм кияве белән яши. Гаиләләре тату, актив, авыл биләмәсендә үткән чараларда, шимбә өмәләрендә, җәмәгать акцияләрендә, иҗади вакыйгаларда катнашалар. Бергәләп йорт хуҗалыгы алып баралар. Шәмсүн Фаттах улы кызы белән киявенә зирәк киңәшләрен бирә.

“90 яшенә кадәр аның куллары тынгы белмәде. Өебезне төзегәндә ярдәмләште. Шәмсүн Фаттах улы – столярлык эшләре остасы, хезмәт сөючән, хуҗалыкчыл кеше. Китаплар, гәзитләр укырга ярата. Ул һәрвакыт яңалыклар һәм вакыйгалар турында хәбәрдар”, - дип ихтирам белән сөйли Ш.Ф.Хафизов турында кияве Риф Кауый улы.

Озын гомере дәвамында Шәмсүн Фаттах улы бик күп бүләкләр белән бүләкләнгән: “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медальләре һәм башкалар белән. Сугыш чоры авырлыкларына карамастан, Ш.Ф.Хафизов үзен чын-чынлап бәхетле кеше дип саный.

“Күпне кичерергә туры килде, авырлыклар аз булмады. Әмма якты мизгелләр күбрәк булды. Балаларым, оныкларым әйбәт. Хәзер инде туруннарымның да балалары бар, - ди ул. – Мин бәхетле кеше. Һәркемгә дә минем яшькә кадәр җитәргә насыйп булсын”.

Н.СТУКАЛОВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: