Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ХӘРБИ ҺӘМ ХЕЗМӘТ БАТЫРЛЫГЫ

Стәрлетамак районы тарихына үз өлешләрен керткән кешеләр арасында Бөек Ватан сугышында катнашучы, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашкан Исмәгыйль Йосып улы Ибраһимов та бар.

Стәрлетамак районы тарихына үз өлешләрен керткән кешеләр арасында Бөек Ватан сугышында катнашучы, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашкан Исмәгыйль Йосып улы Ибраһимов та бар.

И.Й.Ибраһимов 1916 елда Бүреказган авылында туа. 1932 елда крестьян яшьләре мәктәбен тәмамлый, агротехник-кырчылар курсларында укый, колхозда эшли.

1937 елда Исмәгыйль Ибраһимовны Кызыл Армия сафларына алалар, разведка взводы командиры вазыйфасында ак финнарга каршы сугышларда катнашырга туры килә. Бик яхшы хезмәт итә, шуның өчен командирлардан рәхмәтләр ала. Бөек Ватан сугышы фронтына ул 1941 елның 18 июлендә эләгә. Әмма ике айдан соң Смоленск өлкәсендә торак пункт өчен алышта каты ярала, нәтиҗәдә сул кулын югалта һәм демобилизацияләнә. Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен И.Й.Ибраһимовны бүләкләүгә тәкъдим итәләр – өенә солдат күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены белән кайта.

Ә тылда эш эшләп бетергесез – фронтка продовольствие, кораллар, обмундирование кирәк була. Исмәгыйль Ибраһимов, әлбәттә, читтә калмый – хезмәттә дә үзен батырларча күрсәтә. Берникадәр вакыт сельпо рәисе булып эшли, аннары “Игенчеләр” колхозын җитәкли, эштән аерылмыйча Юматово авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Бу тынгысыз вазыйфада ул 15 ел эшли.

В.Г.Хәйретдинов (“Йолдыз” колхозының элекке рәисе) хәтерләвенчә, Исмәгыйль Йосып улы эшлекле һәм белемле җитәкче булган, план заданиеләрен уңышлы үтәү өчен колхозчыларны берләштерә алган. “Мин ул чакта яшь әле, “Комбайн” колхозында эшли идем, - дип сөйли Вәрис Гәбдрәшит улы, - Ибраһимовны яхшы хәтерлим, - ул үтә дә ипле, итагатьле кеше иде, кешеләргә бервакытта да тавышын күтәрмәде, алар да аны ихтирам итте. Соңрак безнең колхозлар берләштерелде һәм “Искра” колхозы барлыкка килде”.

И.Й.Ибраһимов бик яхшы гаилә башлыгы була. Тормыш иптәше белән аларның җиде баласы була һәм барысы да – кызлар. “Әтиебез колхоз эш-мәшәкатьләре белән яшәде, - дип сөйли Ибраһимовның кызларының берсе, Язилә Исмәгыйль кызы. – Эшкә иртә таңнан чыгып китә, төн җиткәндә кайтып керә иде. Әти безне бик яратты, үтә дә хәстәрлекле кеше булды”.

Ибраһимовлар балаларын лаеклы тәрбияли, барысына да белем бирә, хезмәтне сөяргә, кешеләрне ихтирам итәргә өйрәтә. И.Й.Ибраһимовның эшен бүген шушы хезмәт сөючән гаиләнең күп кенә вәкилләре дәвам иттерә - Исмәгыйль Йосып улының оныгы Н.Ф.Нәҗметдинов район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә хезмәт сала, ул республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

И.Й.Ибраһимов 1978 елда вафат була, ул вакытта аңа 62 яшь була. Ул бар гомерен туган җирне саклауга һәм аңа хезмәт итүгә багышлый. Вакыт бик тиз уза, әмма хәтер яши. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә 2020 ел 27 марттан Совет президиумының 33-317 санлы карары белән Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан Стәрлетамак районында туып-үскән һәм анда яшәгән кешеләргә “Стәрлетамак районының почетлы гражданины исеме бирелде”. Муниципалитетның рәсми сайтында урнаштырылган почетлы гражданнар исемлеге – ул батырлар исемнәре белән 700дән артык бит. Алар арасында Бүреказган авылында туып-үскән батыр солдат һәм фидакарь эшчән Исмәгыйль Йосып улы Ибраһимовның да исеме бар.

Л.ПЫЛАЕВА.

Читайте нас: