Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ГЕНИАЛЬ ГЕНЕРАЛЬ ДИРЕКТОР

Николай Иванович Крюков 1948 елның 12 сентябрендә Стәрлетамак районы Любажи авылында дөньяга килә. Н.И.Крюковның хезмәт эшчәнлеге тулысынча газ тармагы белән бәйле була, аның үсешенә ул 40 елдан артык ныкышмалы хезмәтен багышлый.

Николай Иванович Крюков 1948 елның 12 сентябрендә Стәрлетамак районы Любажи авылында дөньяга килә. Н.И.Крюковның хезмәт эшчәнлеге тулысынча газ тармагы белән бәйле була, аның үсешенә ул 40 елдан артык ныкышмалы хезмәтен багышлый.

1973 елда Николай Иванович Уфа нефть институтын тәмамлый. Ул йортлар челтәрләре хезмәте слесареннән башлап “Газпром газ бүлү – Уфа” акционерлык җәмгыятенең генераль директорына кадәр һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтә.

Аның җитәкчелегендә Башкортстанны газификацияләү комплекслы программасының үтәлүе республикага кулланылучы газ үткәргечләренең озынлыгы һәм газ кертү кимәле буенча Русиядә иң яхшылар бишлегенә керергә мөмкинлек бирә. Башкарылган эшнең күләме һәм масштаблыгы ихтирам һәм соклану уята.

Оештыручы һәм педагог таланты Н.И.Крюковка берничә буын җитәкчеләр әзерләргә мөмкинлек бирә, бүген алар республика төбәкләрен газ белән өзлексез һәм ышанычлы тәэмин итү буенча төп җаваплылыкны үз иңнәрендә алып бара. Хаклы ялда булганда да, Николай Иванович туган коллективына ярдәмләшә, йөрәге һәм күңеле белән һәрвакыт газчы була.

Техник фәннәр докторы, 35тән артык фәнни хезмәт авторы, Н.И.Крюков газ үткәргечләрен төзү һәм файдалану буенча алдынгы технологияләрне кертүгә һәм камилләштерүгә шактый зур өлеш кертә. Николай Иванович хезмәткәрләрнең социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бүлә. Аның катнашлыгында якынча 40 район газ участоклары производство базалары төзелә һәм кулланышка кертелә, “Красноусольский” санаторие корпусы реконструкцияләнә. Ул социаль-мәдәни һәм производство объектларын, чиркәүләр һәм мәчетләр төзүдә, мәктәпләрне һәм саулык саклау учреждениеләрен заманча җиһазлар белән җиһазлауда ярдәм күрсәтә.

Н.И.Крюковның казанышлары дәүләт тарафыннан лаеклы бәяләнгән. Ул Дуслык, “Башкортстан Республикасы алдында казанышлар өчен” орденнары, республика Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аңа “Русия Федерациясе ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре”, “Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе” исемнәре бирелгән.

“Югары вазыйфада Николай Иванович үзен югары һөнәрманлык, кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт үрнәге күрсәтүче тәҗрибәле һәм оста җитәкче буларак күрсәтте. Ул республиканы газификацияләүгә зур өлеш кертте, газ кертүнең югары темпларын тәэмин итте, - диде БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе К.Б.Толкачев 2018 елның декабрендә Н.И.Крюковны соңгы юлга озатканда. – Актив тормыш позицияле Николай Иванович берничә тапкыр Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты итеп сайланды, республика һәм федераль законнарны эшләүдә һәм камилләштерүдә катнашты”.

Николай Иванович Крюковны белгәннәр, аны киң күңелле кеше, хезмәттәшләре арасында зур абруй һәм ихтирам белән файдаланган яхшы җитәкче итеп хәтерли.

Материалны ачык чыганаклар нигезендә

Р.ИЛЬКИНА әзерләде.

Читайте нас: