Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ТУГАН ҖИР ГЕРОЙЛАРЫ БЕЛӘН КӨЧЛЕ

Ул үзләрен һәр җирдә дә белемле, үз эшләренә тугры белгечләр, Туган ил патриотлары итеп күрсәтүче кешеләр исәбеннән.

Ул үзләрен һәр җирдә дә белемле, үз эшләренә тугры белгечләр, Туган ил патриотлары итеп күрсәтүче кешеләр исәбеннән.

Билал Низаметдин улы Сафиканов 1917 елда Стәрлетамак өязе Аллагуват авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 17 яшендә башлый – колхозда эшли, актив позициясе һәм тырышып эшләгәне өчен аны яшьли үк идарә әгъзасы итеп сайлыйлар. Соңрак инициатив һәм эшлекле Сафиканов Ишембай районы башкарма комитетында инструктор була, ә партия әгъзасы булгач, ВКП(б) райкомының хәрби бүлегендә эшли башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында Билал Низаметдин улы Ерак Көнчыгыш фронтында “СМЕРШ” контрразведка бүлеге оперуполномоченные булып

хезмәт итә. Командование заданиеләрен һәрвакыт уңышлы башкара – тумыштан килгән пөхтәлек, дисциплиналы булу һәм кушылган эшкә карата югары җаваплылык ярдәм итә аңа.

Сафикановның хәрби юлында героик эшләр аз булмый – Ерак Көнчыгыш фронты составында ул Амур елгасын форсировать иткәндә, Цзямусы һәм Харбин шәһәрләрен штурмлаганда һәм алганда катнаша. 1944 елның ахырында япон разведкасы агентын фаш итә һәм кулга ала, бу батырлыгы өчен 1945 елда югары бүләккә - Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителә. Квантун армиясен тар-мар итүдә актив катнашканы өчен “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамланганнан соң капитан Сафиканов тагын берникадәр вакыт контрразведкада хезмәт итә. 1949 елда запаска китә.

Совет халкының тыныч тормышы фидакарь хезмәт белән тулы була – җимерелгән хуҗалыкны тергезергә кирәк була. Сафиканов бу эшкә актив тотына. Стәрлетамак районының К.Маркс исемендәге колхозында башта рәис урынбасары була, аннары хуҗалык коллективын җитәкли. Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә һәм социаль структураны ныгытуга күп көч сала. Аның чорында теплица төзелә, анда бик яхшы яшелчә уңышлары җыялар, мәдәният йорты төзелә, Советлар Союзы Герое Х.Б.Әхтәмовка һәм Туган ил өчен сугышларда һәлак булган барлык якташларга һәйкәл куела.

Авыл производствосы өлкәсендә ирешкән уңышлары, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын күтәрүгә керткән өлеше һәм колхоз рәисе вазыйфасында күпъеллык хезмәте өчен 1956 елда Б.Н.Сафиканов иң югары дәүләт бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә. Аның хезмәт дәфтәрендә шулай ук “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен”, “Данлы хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү йөзеннән” медальләре, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза, көмеш һәм алтын медальләре бар.

К.Маркс исемендәге колхоз рәисен белгәннәр аның турында таләпчән һәм принципаль авыл хуҗалыгы производствосы оештыручысы булды дип искә

алалар. Эшчәннәргә ул ихтирам белән карый. 1969 елда Свердловск шәһәрендә узган Бөтенсоюз колхозчылар съездында аның чыгышыннан соң КПСС Үзәк комитетының беренче секретаре Н.С.Хрущев аның белән шәхсән очрашырга теләк белдерә. Сөйләүләренчә, партия җитәкчесенә Сафикановның чыгышында авыл эшчәннәре өчен актив рәвештә торак төзелү һәм колхозда яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм мәдәни-агарту учреждениеләрнең эше ничек оештырылуы турында сөйләү аеруча ошый.

Якташлары Билал Низаметдин улы Сафикановны бүген дә хәтерли, аның исеме Салават шәһәре Почет кенәгәсенә кертелгән.

Л.ПЫЛАЕВА әзерләде.

Читайте нас: