Альмира Хаҗинур кызы Саттарова 1950 елның 13 июнендә Авыргазы районы Иске Итекәй авылында туа. Гаиләдә тугыз бала арасында ул икенче була.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Альмира Стәрлетамак зооветеринария техникумына укырга керә. Биредә ул булачак тормыш иптәше Дамир Саттаров белән таныша. Яшьләр 1970 елда студент чакларында ук өйләнешә. Гаилә тормышы, аңа бәйле яңа мәшәкатьләр укуны дәвам итте- рергә комачауламаячак дип ныклы ышана алар. Шулай була да: уку йортын уңышлы тәмамлыйлар һәм икесенең дә туган ягы булган Авыргазы районына эшкә юлланалар.
1973 елдан башлап Саттаровларның хезмәт эшчәнлеге Ашкадар кошчылык фабрикасы белән бәйле була. Алгарак китеп шунысын әйтеп үтик: арытаба хезмәт баскычыннан күтәрелүләренә, җаваплы вазыйфаларга тәгаенләнүләренә һәм сайлануларына карамастан, икесенең дә тормышы икенче кече туган җирләренә әверелгән Стәрлетамак районы белән бәйле була.
Биредә, кошчылык фабрикасында, Альмира Хаҗинур кызының һөнәри һәм оештыручы талантлары чагу ачыла. “Ул ветеринария санитары булып эшли башлады. Озакламый аны үзәк склад мөдире итеп билгеләделәр, аннары цех бригадиры итеп күчерделәр. Әйткәндәй, мондый вазыйфага эшчеләр арасыннан иң яхшы белгечләрне тәгаенлиләр. Альмира Хаҗинур кызы бу критерийларга барыннан да ныграк туры килде. Яхшы холкы, гадилеге, ярдәмгә килергә әзер булуы белән үзенә карата иде ул”, - дип җылы искә ала аның белән бергә эшләгән елларын Ашкадар кошчылык фабрикасының элекке баш зоотехнигы, Башкортстан Республикасының атказанган зоотехнигы Л.Х.Мөстәкыймова. Шуңа 1979 елда кошчылык фабрикасының отчет-сайлау профсоюз конференциясендә профсоюз комитеты рәисен сайлаганда Альмира Саттарова өчен күпчелекнең тавыш бирүенә гаҗәпләнерлек тә түгел.
Профсоюзда эшләве А.Х.Саттарованың биографиясендә чагу битләрнең берсе. Кыска итеп әйткәндә, ул профсоюз лидерының төп бурычын – хезмәт коллективы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәкъдим итүне һәм яклауны уңышлы башкарды.
Шулай ук профсоюз комитетының азат ителгән рәисе буларак, миңа Альмира Хаҗинур кызы белән еш кына очрашып сөйләшергә туры килде. Үзенең эш тәҗрибәсе белән А.Х.Саттарова хезмәттәшләре белән төрле профсоюз форумнарында уртаклаша иде. Зифа, һәрчак зәвык белән киенгән ул барысының да игътибарын җәлеп итә иде. Иң мөһиме, тирә-яктагыларны аңа күзләреннән сирпелеп торган җылылык һәм чиксез мөләемлык тарта иде. Аның күңелендә кояш бар иде.
Нормаланмаган эш, шуңа өстәп Троицк ветеринария институтында читтән торып уку (аны 1983 елда тәмамлый), йорт мәшәкатьләре. Саттаровлар гаиләсендә аларның кызы белән бергә 9 яшеннән опекага алынган Альмира Хаҗинур кызының иркәсе Сафия да тәрбияләнә. Ничек кенә барысын да эшләп өлгергәндер ул!
1982 елның октябрендә предприятие коммунистлары А.Х.Саттарованы партия бюросы секретаре, аннары Ашкадар кошчылык фабрикасы парткомы
секретаре итеп сайлый. Бу җаваплы вазыйфада Альмира Хаҗинур кызы үзен принципиаль, эшлекле партия хезмәткәре итеп күрсәтә. Кызганычка, 1986 елның 10 апрелендә аның гомере фаҗигале рәвештә өзелә.
СССР Югары Советы Президиумының 1986 ел 29 августтан Указы белән А.Х.Саттарова “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә.
“Коммунизм байрагы” район гәзите
материаллары нигезендә Р.ИЛЬКИНА әзерләде.