Стәрлетамак җирендә күп кенә данлыклы геройлар туып-үскән. Радик Сайфетдиновның исеме район елъязмасында аерым урын алып тора. Аның турында һәм үз гомерен аямый тыныч тормышта кылган батырлыгы турында истәлек якташларының йөрәгендә мәңге сакланачак.
Радик Раян улы Сәйфетдинов 1966 елда Түбәнге Усылы авылында туа. 1973 елда беренче сыйныфка бара. Тырышып укый, мәктәп чараларында актив катнаша. Усылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Русия ДОСААФы Стәрлетамак автомәктәбендә укый. Йөк автомобильләре водителе таныклыгы алгач, Салават исемендәге колхозда хезмәт эшчәнлеген башлый. 1984-1986 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Демобилизацияләнгәч, Радик
туган хуҗалыгында механизатор булып эшләвен дәвам иттерә. Намуслы эшли һәм моның өчен мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнә. Ул кыр эшләренең югары темпларын тәэмин итеп ал-ялн белми хезмәт итә, үз эшен бар күңелен биреп, чәчелгән басу күз явын алып торырылык итеп оста башкара...
1996 елның 18 августында колхозда бәла була – орлыкка дип тәгаенләнгән 17 гектар бик яхшы бодай басуы янып китә. Аның уңдырышлылыгы гектарыннан 40 центнердан артык тәшкил итә. Ул көнне булган вакыйга турында хезмәттәшебез Виктор Назаров “Аянычлы хәл” материалында (“Авыл тормышы” гәзитенең 24 августтан 98 нче санында) болай дип яза:
“Беренче булып төтенне якындагы Түбәнге Усылы авылы кешеләре күреп кала һәм кем ничек – мотоциклларда, атларда, йөгереп – янгын чыккан урынга ашыга. Машиналар ихатасыннан машиналарда механизаторлар, башка басуларда эшләүче комбайнчылар, күрше бригада ындыр табагында эшләүчеләр килеп җитә. Колхозның янгын сүндерү машинасы да тоткарланмый. Утны нәрсә бар шуның белән сүндерәләр: өсләреннән салган киемнәре, агач ботаклары белән бәргәлиләр...
Колхоз механизаторы Радик Раян улы Сәйфетдинов бәла турында өйдә чагында ишетә. Сабан тагылган трактор торган машиналар ихатасына йөгерә. Рычаглар артына утыра. Янгын чыккан урын ерак түгел – бер километр тирәсе. Трактор кабинасына утырган колхозның хәвефсезлек техникасы буенча инженеры Илдар Мирза улы Вахитов белән алар төп эшкә тотына – ялкынга юлны кисә башлый. Аларның тракторы ут өермәсенә аркылы төшеп бара. Буразнаны алар уттан ераграк та сала алган булыр иде, ләкин хәвеф-хәтәр турында уйлап тормыйлар шул, бары тик ялкынның өлгергән икмәкне метрлап йотуын гына күрә, ә алар аны үстерү өчен иптәшләре белән ел буе тырышкан бит... Көчле җил исә, бер арада тракторны һәм аның эчендә утырган кешеләрне ут ялмап ала. Трактор ишекләре тәрәзәләре ачык була, ялкын җил белән ашадан-аша үтә.
Сәйфетдинов ялкын ягыннан була, киеменә ут каба, ләкин ул тракторны ут эченнән алып чыгу өчен тагын утыз метр чамасы бара, аннары кабинадан
сикереп төшеп киеменә капкан утны сүндерә һәм тәмам егылганчы янган ашлыкны сүндерергә керешә...”.
Радик Сәйфетдинов, үзенең гомерен корбан итеп, янгынның зур мәйданга таралуын туктата. Алынган пешүләрдән ул дәваханәдә вафат була. Русия Федерациясе Президентының 1997 ел 9 апрельдән Указы белән Р.Р.Сәйфетдинов үлеменнән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Авылдашлары аны герой ди һәм хаклы рәвештә аның белән горурлана. Чөнки аларның якташы икмәк хакына батырлык кылган, ә икмәкнең муллыгы Туган илебезнең бөеклеге һәм куәте символы булып тора.
А.САРЫ әзерләде.
Фото Түбәнге Усылы авылы китапханәсеннән.