Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ОЧУЧЫ СЕРЕБРЯКОВА

Серебрякова 36 пилот әзерли, үзе дә экстерн рәвештә имтихан тапшыра һәм офицер званиесе ала.

Бөек Ватан сугышы елларында 46нчы гвардия Таман ике орденлы төнге бомбардировщиклар полкы батырлыклары белән дан тоткан, анда У-2 (По-2) самолетлары кулланылган. Полк хатын-кызлардан гына торган. Фашистлар түбән очучы җиңел машиналарның кинәт килеп чыгуыннан бик курыкканнар һәм бу курку белмәгән очучыларны “төнге ведьмалар” дип атаганнар, диләр. Шушы легендар хатын-кызларның берсе – якташыбыз Клавдия Федоровна Серебрякова.

Ул Стәрлетамак районының Николаевка авылында 1921 нче ачлык елында гаиләдә унберенче бала булып дөньяга килә. Җидееллык мәктәптән соң Стәрлетамакка килеп, педагогия училищесына документларын тапшыра. Бер үк вакытта урындагы аэроклубка йөри башлый, шуңа да унсигез яшендә Клавдиянең кулында ике дипломы була – очучы һәм укытучы. Ул авиацияне

сайлый. Иң яхшы чыгарылыш укучыларының берсе буларак, аны Тбилиси аэроклубына очучы-инструктор итеп җибәрәләр. Сугыш башлану белән бу аэроклуб очучылар мәктәбенә әйләнә.

Серебрякова 36 пилот әзерли, үзе дә экстерн рәвештә имтихан тапшыра һәм офицер званиесе ала.

1942 ел ахырында 46нчы авиация хатын-кызлар полкы Төньяк Кавказда урнаша. Клавдия бу полкка кертелүгә ирешә. Ул, кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтеп, “үзең үл, ә дусыңны коткар” полк девизына һәрвакыт буйсынып, тиз арада үзенең яңа ахирәтләренең хөрмәтен яулый. Полкта укыту-хәрби эскадрилья формалашкач, Клавдия Серебрякованы тәҗрибәле тәрбияче һәм очучы буларак звеноның командиры итеп билгелиләр. Ул көн-төн яшь пилотлар һәм штурманнар белән маршрутлар буенча һәм аларның беренче хәрби биремнәренә оча. Фашистлар башына 120-130ар тонна бомба төшергән киеренке төннәр дә була.

Таман полкына мактаулы исем Таман ярымутравын азат итүдә катнашкан өчен бирелгән. Гвардиянең авиация звеносы командиры, өлкән лейтенант К.Ф.Серебрякованың хәрби казанышлары Кызыл Байрак ордены белән билгеләнгән.

1945 елның кышында легендар авиаполкның берьюлы ун кызы югары бүләккә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (полкта бу исем барлыгы 25 кызга бирелә), ә Серебрякова икенчегә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Моннан тыш, кыю хәрби очучының бүләкләре арасында ике Бөек Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләре бар.

Клавдия һәм аның штурманы Антонина Павлованы 1945 елның мартында Германия территориясендә бәреп төшерәләр. Бу батыр очучының соңгы 550 нче хәрби очышы була.

Кызларны самолет ватыклары астында табып алалар, полк госпиталенә илтәләр. Алар каты яраланган була. Госпитальдән Серебрякова култык таякларында чыга, кулы бөтенләй бөгелми. Әмма ул инвалид булып яшәргә җыенмый. Өзлексез күнегүләр, массаж ясап ул терелүгә ирешә.

Стәрлетамакка кайткач, Клавдия укытучылар институтына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый һәм ире Леонид Инфантьев белән бергә юллама буенча китә. Шулай очучы укытучыга әверелә, хәер, ул беренче тапкыр туган Николаевкасынннан чыгып киткәндә дә шул турыда хыялланган була.

К.Ф.Серебрякова озак еллар Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләре мәктәпләрендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы була. Герой якташыбыз балаларны Туган илне яратырга, үзе һәм аның хәрби дуслары кебек хезмәт итәргә өйрәтә.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары

материаллары буенча

Л.ПЫЛАЕВА әзерләде.

Читайте нас: