Низаметдин Гыймалетдин улы Солтанов – хатын-кызлар һәм картлар белән беррәттән җиңү хакына хезмәт салган сугыш чоры балалары буыныннан. Ул 1931 елның 3 февралендә Талач авылында туа. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге “Йолдыз” колхозы (исемен үзгәрткәнче “Комбайн” дип аталган) белән бәйле була.
Туган авылының барлык малайлары һәм кызлары кебек, Низаметдин Солтанов колхозда кушкан барлык эшне башкара. Аңа бигрәк тә хайваннарны карау ошый. Ферма мөдире, фронтовик Хәйдәр Минияр улы Гобәйдуллин үсмер Низамига (Низаметдиннең кыскартылган исеме) маллар карауны ышанып тапшыра, халык чаралары белән сыерларны дәвалау осталыгына өйрәтә. Менә шулай талантлы остазы аркасында Низаметдин Солтанов күңеленә ошаган эшне таба.
Практика, һичшиксез, зур әһәмияткә ия, ләкин анатомия, физиология һәм башкалар буенча белемнәрсез хайваннарны нәтиҗәле дәвалау һәм аларның авыруларын кисәтү буенча эш алып бару мөмкин түгел. 1953 елның ноябрендә колхоз җитәкчелеге аны Бакалы дәүләт авыл мәктәбенә укырга җибәргәч, Низаминың шатлыгы чиксез була. Бер елдан ул дипломлы ветеринария фельдшеры булып кайта.
Белемнәргә омтылучан, терлекчелек продукциясенең продуктлылыгын арттыруда кызыксынган кеше буларак, Н.Г.Солтанов 1961 елда Стәрлетамак зооветтехникумын да уңышлы тәмамлый, анда ул техник-орлыкландыручыга укый. Шулай, Низаметдин Солтанов йөзендә колхоз берьюлы ике терлекчелек һөнәрле белгечкә ия була, әмма хуҗалыкларда техник-орлыкландыручы – аерым исәптә тора. Галимнәр раславынча, асылда бу – терлекчелек тармагының нигезе. Квалификацияле техник-орлыкландыручылар булган хуҗалыкларда, кагыйдә буларак, көтүне үрчетү буенча эш югары кимәлдә башкарыла. Анда һәрвакыт бозаулату уңышлы үтә, яшь терлекләрнең сакланышы югары, сөт һәм ит була, нәтиҗәдә, хуҗалык иминлеге һәм икътисадының югары дәрәҗәсе тәэмин ителә. Низаметдин Гыймалетдин улы моны үзенең күпьеллык намуслы хезмәте белән раслый. “Йолдыз” колхозының баш ветеринария табибы итеп билгеләнгәч тә, ул техник-орлыкландыручы вазыйфаларын башкаруны дәвам иткән.
Н.Г.Солтановның ике вазыйфада да нәтиҗәле эшләве турында партия өлкә комитетының һәм БАССР Министрлар Советының, өлкә профсоюзлар Советының һәм ВЛКСМ өлкә комитетының мактау грамоталары сөйли. Дәүләткә терлекчелек продуктларын җитештерүне һәм сатуны, малларның һәм кошларның баш санын арттырган, кышкы чорда терлекләрнең продуктлылыгын күтәргән өчен, республика социалистик ярышында җиңүче буларак ул алар белән берничә тапкыр бүләкләнә.
“Партия райкомының беренче секретаре Ф.И.Машкин Низами Солтановны ихтирам итә иде. Уңышлары, намуслы хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән ул аңа коляскалы “Урал” мотоциклы сатып алуга талон бирде. Ул заманда бу
транспорт чарасы автомобильгә тиң иде, аны сатып алу өчен үз чиратыңны еллар буе көтәргә туры килә иде”, - дип җылы искә алды БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Йолдыз” колхозының элекке рәисе В.Г.Хәйретдинов.
Гәзитнең авыл хәбәрчесе Ф.Б.Габидуллина да Низаметдин Солтановның һөнәри сыйфатлары турында сөйләгәндә, аның киң күңеллелеген, алчаклыгын билгеләп үтте, кешеләрне дә уңышлы дәвалавы, каймыккан сөякне урынына утыртучы яхшы белгеч булганлыгы турында сөйләде.
Низаметдин Гыймалетдин улы тормыш иптәше Зәйтүнә Хәйрулла кызы белән алты кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларга лаеклы белем биргәннәр.
Материалны Н.Г.Солтановның кызы Зинфира, авылдашлары хәтирәләре, “Коммунизм байрагы” гәзите мәгълүматы нигезендә Р.ИЛЬКИНА әзерләде.