Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ҖИРГӘ ҺӘМ КЕШЕЛӘРГӘ ХЕЗМӘТ ИТКӘН

Буыннар алышына. Вакыйгалар һәм кешеләр үткәннәрдә кала. Әмма үзенең кече туган иле тарихында изгелекле эз калдырганнар турында якты истәлек йөрәкләребездә мәңгегә кала. Хөрмәткә һәм ихтирам итүгә лаек кешеләр арасында – Владимир Николаевич Степашин. Көчен һәм сәламәтлеген кызганмый, халкына һәм Ватанга үзен аямыйча хезмәт итеп, ул хәрби һәм хезмәт батырлыклары кылган.

Буыннар алышына. Вакыйгалар һәм кешеләр үткәннәрдә кала. Әмма үзенең кече туган иле тарихында изгелекле эз калдырганнар турында якты истәлек йөрәкләребездә мәңгегә кала. Хөрмәткә һәм ихтирам итүгә лаек кешеләр арасында – Владимир Николаевич Степашин. Көчен һәм сәламәтлеген кызганмый, халкына һәм Ватанга үзен аямыйча хезмәт итеп, ул хәрби һәм хезмәт батырлыклары кылган.

Владимир Степашин 1926 елда Стәрлетамак өязе Саратовка авылында дөньяга килә. Балачагыннан авыр крестьян хезмәтен белеп үсә. Шуңа карамастан, җиргә ихтирамлы мөнәсәбәттә була. Аңа карата чиксез мәхәббәт әти-әнисеннән күчкән, дип әйтә торган була ул.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Владимир күңеленә хуш килгән авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлый. Йоматау авыл хуҗалыгы техникумында укый.

1943 елның ноябрендә Степашинны Кызыл Армия сафларына алалар. Барлык хәрби юлын ул Беренче Украина фронтының 291 нче укчылар дивизиясе 309 нчы укчылар полкы составында үтә. “Батырлык өчен”, “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Секретлыгы бетерелгән архив документларында, бүләкләү турында приказда якташыбызның тәвәккәл һәм кыю гамәле чагу тасвирлана: “1945 елның 8 маенда разведчик-ефрейтор Степашин Владимир Николаевич тагын бер сугышчы белән дошманның хәрби сагы аша сиздермичә үтеп, полк штабына бер контроль әсирне һәм дошман турында әһәмиятле документлар китереп җиткерде”.

Сугыштан соң Владимир Степашин Первомайский совхозында җир-урман мелиораторы булып эшли. 1952-1961 елларда шушы ук хуҗылакта бүлекчә управляющие була. Аннары унбер ел дәвамында алдынгы булган Жданов исемендәге колхозны (хәзер “Максимовка” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте) җитәкли.

- Степашин идарә иткән еллар – колхоз тормышында иң чагу битләрнең берсе, аның чәчәк аткан чагы, - дип искә ала Машкин исемендәге хуҗалыкның терлекчелек ветераны Алевтина Павловна Андрюшенкова. – Фермалар төзелде, машиналар сатып алынды, йортлар күтәрелде. Хуҗалык барлык юнәлешләр буенча югары производство күрсәткечләренә ирешә иде. Владимир Николаевич югары җаваплылыгы һәм намуслылыгы белән аерылып торды, бик күп белә һәм булдыра иде. Кешеләргә карата кайгыртучан һәм игътибарлы булды.

В.Н.Степашинның агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык хезмәте дәүләт кимәлендә лаеклы билгеләнгән. Ул Хезмәт Кызыл Байрак, Ватан сугышы, “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнгән.

... “Туган ил сиңа нәрсә бирде дип сорама. Син аның өчен нәрсә эшләгәнлегеңне әйт”, - дигән билгеле сүзләр бар. Владимир Степашин Ватан өчен күп эшләгән. Киләчәк буыннарның бурычы – герой турында хәтер саклау.

А.ДӘҮЛӘТОВА әзерләде.

Фото Максимовка авылы

китапханәсеннән алынды.

Читайте нас: