Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

БЕЛЕМЛЕ, ЭРУДИЦИЯЛЕ ҺӘМ СӨЙКЕМЛЕ

Стәрлетамак җире республиканың башка бик күп районнарында һәм ил төбәкләрендә туып-үскән кешеләр өчен газиз якка әверелде.

Стәрлетамак җире республиканың башка бик күп районнарында һәм ил төбәкләрендә туып-үскән кешеләр өчен газиз якка әверелде. Марс Мөхтәр улы

Сөендеков 1931 елның 22 февралендә Кушнарен районы Бакай авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Алма-Ата юридик институтында укый, хезмәт эшчәнлеген 1955 елда прокуратура тикшеречүсе вазыйфасында башлый.

Соңрак М.М.Сөендеков Иглин һәм Стәрлебаш районнарында прокурор була, ә 1962 елда аны Стәрлетамак производство территориаль колхоз-совхоз идарәсе һәм Стәрлетамак районы прокуроры итеп тәгаенлиләр. Бу җаваплы вазыйфада ул биш ел эшли, принципиальлеге һәм намуслылыгы белән хезмәт коллективларында һәм барлык район халкында абруй казана.

1967 елдан башлап 1971 елга кадәр Стәрлетамак районы башкарма комитеты рәисе булып эшләү – М.М.Сөендековның тормышында аерым этап. Бу авыл хуҗалыгы производствосын тергезү һәм аны актив үстерү, колхоз һәм совхозларның матди-техник базасын ныгыту вакыты була. Үсемлекчелектә һәм терлекчелектә яңа прогрессив технологияләрне кертү, маллар токымнарын һәм авыл хуҗалыгы культуралары сортларын яхшырту кирәк була.

Авылларның социаль үсешенә, халык мәгарифе системасына аерым игътибар бирелә башлый. Авыл халкына уңайлы булсын өчен, социаль-көнкүреш объектлары төзелә, Дергачевка, Усылы, Рязановка, Урал, Куганак, Краснояр һәм башка авыллар мәктәпләре төзелә башлый. Зур торак пунктларда яңа авыл клубларының ишекләре ачыла.

Барлык бу эшләрдә район башкарма комитеты актив катнаша. Ул вакытта авылда яшәүчеләрнең тормыш шартлары шәһәрдәгедән кискен аерылып торырга тиеш түгел дип исәплиләр һәм моның өчен күп нәрсә эшләнә. Барысы да килеп чыкмаса да, рәиснең авторитеты һәм шәхси эшлекле сыйфатлары аркасында мәсьәләләрнең күпчелеге хәл ителә. Җиңү көне рәсми рәвештә 1965 елдан башлап бәйрәм ителгәнгә күрә, Сөендеков җитәкчелек иткән чорда яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү киң үсеш ала, сугыш һәм хезмәт ветераннарына зур игътибар бирелә.

Район башкарма комитеты КПСС район комитеты һәм комсомол белән тыгыз бәйләнештә эшли. ВЛКСМның 50 еллыгы (1968 ел), БАССР юбилее (1969 ел)

кебек истәлекле даталарга әзерләнү шулай ук район башкарма комитетының барлык хезмәтләренең көч куюын таләп итә. М.М.Сөендековның оештыру сәләте, аның максатчанлыгы, Стәрлетамак районы территориясендә яшәүче һәм эшләүче халыкның иминлеге хакына уртак максатка ирешү өчен кешеләрне берләштерә белүе уңышка ирешүгә булышлык итә.

Күпьеллык хезмәте һәм икътисади, социаль өлкәләрне үстерүгә керткән зур өлеше өчен 1971 елда М.М.Сөендеков “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Аның хезмәт дәфтәрендә шулай ук медальләр дә бар.

1972 елдан Марс Мөхтәр улы Стәрлетамак шәһәренең төрле оешмаларында һәм предприятиеләрендә юрисконсульт булып хезмәт сала. Ул 70 яше тулуга берничә ай кала 2000 елда вафат булды. Хәзер инде Сөендеков белән бергә эшләгән кешеләр дә аз калды, әмма аны белемле, эрудицияле белгеч һәм бик сөйкемле кеше буларак хәтерлиләр.

Ачык чыганаклар мәгълүматлары буенча

Л.ПЫЛАЕВА әзерләде.

Читайте нас: