Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

МЕДИЦИНА – ГОМЕРЛЕК ЭШЕ

Семён Иванович Толкачёвның исеме – Стәрлетамак районы тарихында билгеле һәм әһәмиятле исемнәрнең берсе. Ул бар гомерен, иң изге хезмәткә – кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган.

Семён Иванович Толкачёвның исеме – Стәрлетамак районы тарихында билгеле һәм әһәмиятле исемнәрнең берсе. Ул бар гомерен, иң изге хезмәткә – кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәте өчен Семён Иванович “БАССРның атказанган табибы” мактаулы исеменә лаек булган, югары хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре: “СССР сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе, Октябрь Революциясе ордены белән билгеләнгән.

Семён Толкачёв 1923 елда Стәрлетамак кантоны Төрешле авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ишембай фабрика-завод училищесына укырга керә. Шунда ук 1940 елда хезмәт эшчәнлеген башлый. 1942 елның мартында армиягә алына.

Ырынбур хәрби фельдшерлар мәктәбендә укыганнан соң хәрби хәрәкәтләр урыннарына җибәрелә. Ул 3 гвардия танк армиясенең 9 нчы машиналар белән тәэмин ителгән корпусы 70 нче механикалаштырылган Проскуровский Кызыл Байрак Суворов ордены бригадасында хезмәт итә. Семён Толкачёв рота фельдшеры була, медицина хезмәте кече лейтенанты званиесендә сугыша. Командование заданиеләрен үрнәкле үтәгәне һәм күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары, шулай ук “Берлинны алган өчен”, “Праганы азат иткән өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Семён Иванович Богырысланда табиблык амбулаториясендә эшли башлый. 1951 елдан – ул Төрешле участок дәваханәсе фельдшеры.

Аннары Башкорт дәүләт медицина институтында укыган, анда табиб-отоларинголог һөнәрен үзләштергән. Көндезге бүлектә белем алган. Шуңа карамастан, студент Толкачёв Уфадан туган Төрешлесенә һәр ял саен диярлек кайта. “ИЖ-48” мотоциклында ул гаиләсе, тормыш иптәше янына ашыга. Нина Ивановна Толкачёва да медик була: күпмедер вакыт Төрешле дәваханәсендә табиб булып эшли.

60 нчы елларда Толкачёвлар Стәрлетамакка күченә. Семён Иванович Стәрлетамак район поликлиникасында рентгенолаборант булып эшли. 1966 елдан башлап хаклы ялга чыкканчы, лор-табиб булып хезмәт сала. Актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә, умартачылык белән мавыга.

- Мин Семён Ивановичны яхшы хәтерлим, - дип уртаклашты якташы турында хатирәләре белән Төрешле авылы ветераннар советы рәисе Николай Федорович Белышев. – Ул искиткеч кеше иде: якты күңелле һәм изге җанлы. Аралашучан, үз эшендә компетентлы булды, бөтен гомерен медицинага хезмәт итүгә багышлады ул. Үзенең профессиональлеге һәм эшенә мөнәсәбәте белән хезмәттәшләренең һәм пациентларның хөрмәтен казанды.

А.ДӘҮЛӘТОВА әзерләде.

Читайте нас: