Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ЗОЛОТОНОШКАДАН АЛДЫНГЫ ДУҢГЫЗ КАРАУЧЫ

Гади авыл эшчәне Елизавета Яковлевна Устименконың язмышы безнең район тарихының тагын бер битен ача. Совет чорында алдынгы дуңгыз караучының исеме туган авылында гына түгел, ә аннан читтә дә билгеле була.

Гади авыл эшчәне Елизавета Яковлевна Устименконың язмышы безнең район тарихының тагын бер битен ача. Совет чорында алдынгы дуңгыз караучының исеме туган авылында гына түгел, ә аннан читтә дә билгеле була.

Елизавета һәрвакытта да башкаларга үрнәк күрсәтеп, барысыннан да яхшырак эшләргә тырыша. Эшлекле характеры, коллектив тормышындагы активлыгы һәм хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен ул БАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе катнашучысы була. Әйткәндәй, бу ханым производстводан аерылмыйча, мактаулы эшчән исемен йөртү хокукына лаек булган.

Е.Я.Устименко 1941 елның 22 июлендә туа, гаиләдә сигез бала була. Аның балачагы авыр сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда үтә, шуңа күрә ул кечкенәдән авыр крестьян хезмәтенә күнегеп үсә. Ул вакытта башкача мөмкин дә булмый – әтиләр һәм олы абыйлар фронтка китә, ә алар урынына хатын-кызлар, картлар һәм үсмерләр кала. Елизаветаның әтисе сугыштан кайтмый, һәлак була. Абыйларының берсе – Сергей да яу кырында ятып кала.

Җидееллык мәктәпне тәмамлап, кыз колхоз сөтчелек фермасына эшкә урнаша, бер елдан дуңгыз фермасына күчә. Гомумән алганда, ул терлекчелек өлкәсендә дүрт дистә елга якын – 1958 елдан 1996 елга кадәр эшли.

Ул елларда Шевченко исемендәге колхоз (хәзер Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте составына керә) үзенең казанышлары белән дан тота. Икмәкне мул җыя, сөт һәм итне дәүләткә планнан тотрыклы рәвештә югарырак тапшыра. М.Г.Коршак, А.М.Тесленко, П.С.Демьяненко, А.Г.Яценко, Н.А.Кузьменко, В.Т.Васильев һәм, әлбәттә, Елизавета Устименко кебек күп кенә колхозчылар хуҗалыкка дан китергән.

“Мин бухгалтериядә эшләдем, һәр колхозчының производство күрсәткечләрен белә идем. Елизаветаның ВДНХда катнашу факты гына да күп нәрсә турында сөйли, чөнки Бөтенсоюз форумына эләгү өчен үз эшеңдә иң югары нәтиҗәләргә ирешергә кирәк иде. Ул көн-төн эшләде. Колхозда дуңгызлар саны 3 меңгә кадәр җитә иде. Дуңгызлар балалаганда дуңгыз караучылар фермада яшәде диярлек, һәркайсын сабый кебек карыйлар, үрчемнең тулы сакланышына ирешәләр иде. Хайваннарны яхшы итеп карау, даими контрольдә тоту аркасында, Е.Я.Устименконың төп ана дуңгызы 2 балалауга 22 бала китерә иде. Бу бик яхшы күрсәткеч. Әмма хезмәт тә, авыр иде, әлбәттә. Алдынгы колхозчының күп санлы бүләкләре арасында 3 нче

дәрәҗә Хезмәт Даны ордены булуы да юкка түгел”, - дип искә ала Золотоношка авылының ветераннар советы рәисе В.А.Гречко.

Елизаветаның ире Николай Устименко да алдынгы була – ул колхоз тимерлегендә чүкечче булып эшли, ә бу эш, билгеле булганча, иң җаваплы һәм җитди кешеләргә генә йөкләтелгән. Әти-әни югары һөнәрманлык, намус белән эшләргә омтылышны балаларында да тәрбияләгән – Устименколарның ике кызы да әнисе кебек күп еллар колхоз терлекчелегендә хезмәт сала, уллары шофер булып эшли.

Е.Я.Устименко 2010 елда вафат була. Николай Иванович бүген ялгызы яши, әмма балалары аны онытмый, ярдәм итеп тора. Аның оныклары Һәм туруннары бар, ул кайвакыт аларга данлыклы картәниләре турында сөйли.

Аның хезмәттә ирешкән уңышлары авылдашлары хәтерендә дә саклана – колхозның алдынгы дуңгыз караучысы Елизавета Яковлевна Устименко тормышы һәм казанышлары турында урындагы музей стендларының берсе сөйли.

Л.ПЫЛАЕВА.

Читайте нас: