Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

БЕРЕНЧЕ РӘИС

Гыйльман Ильяс улы Шахмаев 1897 елның 2 сентябрендә Стәрлетамак өязенең Кырмыскалы авылында туа. Бу гаҗәеп кешенең тормышы берничә кешенең гомеренә җитәрлек вакыйгаларны үз эченә алган. Аңа өч сугышта катнашырга туры килә. Ватанны саклаучы Г.И.Шахмаев Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң туган колхозында эшен дәвам иттерә, аңа ул бар гомерен багышлый.

Гыйльман Ильяс улы Шахмаев 1897 елның 2 сентябрендә Стәрлетамак өязенең Кырмыскалы авылында туа. Бу гаҗәеп кешенең тормышы берничә кешенең гомеренә җитәрлек вакыйгаларны үз эченә алган. Аңа өч сугышта катнашырга туры килә. Ватанны саклаучы Г.И.Шахмаев Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң туган колхозында эшен дәвам иттерә, аңа ул бар гомерен багышлый.

Гыйльман Шахмаев Кырмыскалы авылы мәктәбенең 3 сыйныфын тәмамлый, аннары Стәрлетамак шәһәрендәге рус-татар мәктәбендә укуын дәвам иттерә. Бу лаеклы белем булып саналган. Телләрне белү барлык вакытта да югары бәяләнгән. Ә авылдан килгән татар егете рус телен дә белгән.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Гыйльман фронтка алына. Бөек Октябрь социалистик революциясе буларак тарихка кергән 1917 елның октябрендәге Петроградтагы восстание турындагы хәбәрне егет бар күңеле белән кабул итә. Биографик мәгълүматларда әйтелүенчә, Гыйльман Шахмаев бу вакыйгаларда катнашкан. Ул Октябрь революциясен хуплап кына калмаган, Совет властенең аякка басуында да актив катнашкан, ә кирәге чыккач – гражданнар сугышында аны ак гвардиячеләрдән һәм чит ил интервентларыннан саклаган.

Тарихтан билгеле булганча, бу сәяси һәм хәрби чоңгылда, баррикадаларның төрле ягына басып, туган туганга каршы сугышкан. Авылларда күмәк хуҗалыклар төзелә башлаган тыныч чорда да шулай ук җиңел булмый.

24 яшьлек Гыйльман Шахмаев коллектив хуҗалык алып бару перспективаларын бәяли алган. Ул гына да түгел, хезмәтне оештыруның бу системасы өчен авылдашларын агитацияләүчеләр исәбендә булган. Мөгаен, аның барлык якташлары да шунда ук яңа тормыш төзергә керешмәгәннәрдер. Әмма коммуна (башта коллектив хуҗалык шулай атала) авылда төзелгән. Аны җирне бергәләп эшкәртү товариществосы алыштырган. Алар Кырмыскалыда 7

ел дәвамында, 1928 елга кадәр, “Муравей” колхозы төзелгәнче булган. Аны Гыйльман Ильяс улы Шахмаев оештырган һәм беренче рәисе булган. Ул колхозны 1938 елга кадәр җитәкләгән. Хуҗалыкны туган авыллары Кырмыскалы хөрмәтенә “Муравей” дип атаганнар. Ә бәлки, үзләренең хезмәт сөючәнлеген ассызыкларга теләгәннәрдер: кырмыскалар армый-талмый эшләүчеләр буларак билгеле бит.

Кырмыскалы колхозчылары колхоз исемен аклый. Зирәк рәис җитәкчелегендә күп кенә хезмәт үрләренә ирешә. Сугыштан соң колхоз Ленин исемен йөртә башлый. Хуҗалыкның күпме танылган игенчеләре, терлекчеләре, яшелчә үстерүчеләре колхоз тарихына гына түгел, ә республика тарихына да язылган! Алар арасында СССРның иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнүчеләр аз түгел. Хәрби бүләкләре белән янәшәдә бу орден колхозның беренче рәисе Г.И.Шахмаев күкрәгендә дә балкый. Гыйльман Ильяс улы ВДНХда катнашкан, 70 яшендә “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән.

2005 елда Уфада Г.И.Шахмаевның улы Габдрахман “Хәтер алмазлары” дип аталган әтисенең хатирәләре китабын бастырган.

Материалны Кырмыскалы авылы китапханәсе мәгълүматы нигезендә Р.ИЛЬКИНА әзерләде

Читайте нас: