Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

СҮЗЕНДӘ ТОРУЧЫ ЭШЛЕКЛЕ КЕШЕ ИДЕ

Святослав Андреевич Шемагоновның исеме Стәрлетамак районы тарихында лаеклы урын алып тора. Энциклопедик мәгълүматлар буенча, ул авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы, партия хезмәткәре булган. Өлкән буын кешеләре аны оста җитәкче, һөнәрман буларак хәтерли.

Святослав Андреевич Шемагоновның исеме Стәрлетамак районы тарихында лаеклы урын алып тора. Энциклопедик мәгълүматлар буенча, ул авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы, партия хезмәткәре булган. Өлкән буын кешеләре аны оста җитәкче, һөнәрман буларак хәтерли.

- Святослав Андреевич искиткеч хезмәт сөючән кеше иде, максатчанлыгы, тирә-яктагы кешеләргә карата таләпчәнлеге һәм шул ук вакытта ихтирамлы мөнәсәбәте белән һәрвакыт аерылып торды. Авыл халкы мәнфәгатьләрендә эшли, үз фикерен яклый белде. Шул ук вакытта бөтенләй конфликтсыз иде. Ул сүзендә һәм эшендә торучы кеше иде, - дип хәтерли Стәрлетамак районының почетлы гражданины Р.С.Хафизова.

Святослав Шемагонов 1926 елның 22 июнендә Белоруссия ССРы Витебск өлкәсе Дубровно шәһәрендә туа. Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда Пермь шәһәрендә “Красный партизан” заводныда слесарь булып башлый, аннары Уфа заводында токарь булып эшли. 1946-1951 елларда Башкорт авыл хуҗалыгы

институтының агрономия факультетында укый. Диплом алгач, агроном-орлыкчы булып эшли, соңрак Байкы машина-трактор станциясендә баш агроном була.

1955 елда Шемагонов Мерәсем МТСын җитәкли. Өч ел дәвмында уңышлы эшләгәннән соң аны Караидел авыл хуҗалыгы инспекциясе начальнигы вазыйфасына тәкъдим итәләр. 1959 елда язмыш җиле аны Стәрлетамак районына китерә. 1963 елга кадәр ул Стәрлетамак зооветтехникумының укыту-производство хуҗалыгы управляющие булып хезмәт сала. Арытаба җиде ел Стәрлетамак җиләк-җимеш питомнигы совхозы һәм “Заливной” совхозы директоры булып эшли.

1970 елда С.А.Шемагонов Стәрлетамак партия район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Үз эшчәнлеге кысаларында идеология эше белән шөгыльләнә: комсомолчыларны укытуны, ял һәм мәдәни-массакүләм эшне оештыра. Кыскасы, яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Тагын ике елдан Шемагоновны Федоровка партия райкомы беренче секретаре итеп сайлыйлар. Бу вазыйфада ул хаклы ялга чыкканчы эшли. Ләкин пенсиядә чагында да яшьләргә әхлакый-патриотик тәрбия бирү буенча зур җәмәгать эше алып бара. Әйтергә кирәк, җәмәгать эше һәрвакытта да Шемагоновның тормыш эшчәнлегенең мөһим ягы булып тора. Гомере буе, актив гражданлык позициясендә торып, ул халык арасында була, кешеләрнең мәнфәгатьләре белән яши. Шулай, Святослав Андреевич берничә тапкыр БАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Аның кирәк урында файдалы булырга омтылуы, остазлыгы, кешеләр белән аралаша белү сәләте авыл кешеләрендә ихтирам яулый.

Намуслы хезмәте өчен С.А.Шемагонов югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә, алар арасында ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены, “Почет билгесе”, медальләр бар.

Святослав Шемагонов 2004 елның 2 гыйнварында 78 нче яшендә вафат булды. Әдәпле, намуслы, принципиаль, гадел – аны белгән кешеләрнең хәтерендә ул шундый булып калачак.

А.ДӘҮЛӘТОВА әзерләде.

Читайте нас: