Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ЯРТЫ ГАСЫР ПОЛИГРАФИЯ ЭШЕНДӘ

Стәрлетамак шәһәре типографиясенең элекке директоры Дмитрий Михайлович Панковка быел октябрьдә 90 яшь тулган булыр иде.

Стәрлетамак шәһәре типографиясенең элекке директоры Дмитрий Михайлович Панковка быел октябрьдә 90 яшь тулган булыр иде.

Ул Стәрлетамакта туып үсә, 11 санлы мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлый. Аның барлык хезмәт биографиясе шәһәр типографиясе белән бәйле була. Предприятиегә эшкә 18 яшьлек чагында килә ул, җыю участогында өйрәнчек булып башлый. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң типографиядә эшләвен дәвам иттерә – линотипист, техник җитәкче була, ә 1963 елның 1 апреленнән полиграфистлар коллективын җитәкли һәм директор вазыйфасында 35 ел эшли.

Бу еллар эчендә Стәрлетамак типографиясе танымаслык булып үзгәрә: производство мәйданнары берничә тапкырга арта, җиһазлар яңартыла, предприятие республикада заманча һәм алдынгылар исәбенә керә.

Бу күп өлештә Д.М.Панковның һөнәрманлыгы һәм оештыру сәләтләре аркасында мөмкин була. Ул барлык яңа һәм прогрессив нәрсәләр яклы була. Д.М.Панков эшләгән чакта типография офсет басмага күчә. “Квант” системасы кертелә, аның эшен Индиядә җитештерелгән тиз йөрешле “RO-62” басу машиналары алыштыра. Мондый җиһаз ул вакытта илнең зур шәһәрләрендә генә бар иде, перифериядәге Стәрлетамак өчен бу чын алгарыш булды, дип сөйли типографиянең элекке хезмәткәрләре. Ниһаять, наборщик хатын-кызлар авыр кул эшеннән котыла, ак халатлар кия һәм компьютерлар артына утыра. Гәзит продукциясенә заказлар күләме сизелерлек арта – рус, татар, башкорт, чуаш телләрендә 23 гәзит чыга. Офсет басма шулай ук китаплар, брошюралар, буклетлар һәм төрле бланклар чыгаруны җайга салырга мөмкинлек бирә. Типографиянең өч филиалы формалаштырыла: икесе – Стәрлетамак предприятиеләрендә, берсе – Авыргазы районында.

Тулаем алганда Панков шәһәр типографиясендә төгәл ярты гасыр эшли, 1998 елда хаклы ялга чыга. Тумыштан актив, көч-куәтле ул һич өйдә утыра алмый, шәһәр ветераннар советында, “Чернобыль” берлеге” оешмасында җәмәгатьчелек эше белән шөгыльләнә.

Дмитрий Михайлович 77 яшендә вафат була. Панков белән бергә эшләгән кешеләр аның турында югары класслы һөнәрман буларак сөйли, эшлеклелеген, оптимизмын, тормыш сөючәнлеген, ярдәмчеллеген, шатлыкта да, кайгыда да һәркемгә дә ярдәм кулы сузарга әзерлеген билгели. Типографиянең элекке хезмәткәрләренең берсенең өе янгач, Дмитрий Михайлович үзе пенсиядә була торып читтә калмый, нәтиҗәдә каза күрүчегә матди ярдәм күрсәтелә.

“Дмитрий Михайловичка хас булган юмор хисе, кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәте үз көчләреңә ышаныч уята иде, бигрәк тә бу профессиядә беренче адымнарын ясаганнар өчен мөһим иде. Директор кисәтү ясаганда үпкәләү хисе калмый иде, бары тизрәк хатаны төзәтәсе һәм кушылган эшне башкалардан яхшырак эшлисе килә иде”, - дип хәтерли Д.М.Панков җитәкчелегендә эшли башлаган типография ветераны Т.Н.Тагаева.

Дмитрий Михайловичның казанышлары бәяләнми калмый: ул “Хезмәт батырлыгы өчен” медале, БАССР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә, аңа “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре”, “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исемнәре бирелә.

Л.ПЫЛАЕВА әзерләде.

Читайте нас: