Русиянең күренекле галим-этнографлары арасында якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты, профессор, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган эшлеклесе, почетлы югары белем бирү хезмәткәре Рим Зәйнигабитдин улы Янгуҗин хаклы рәвештә зур урын алып тора.
Ул 1941 елның 15 ноябрендә Аючы авылында туа. Ишле гаиләдә үсә, әти-әнисе колхозчы була. Аючы авылының җидееллык мәктәбендә укый, аннары Ишембай мәктәп-интернатында белем ала һәм аны отличие белән тәмамлый. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга кереп, Уралның төп халкының чыгышларын өйрәнү белән җитди шөгыльләнә башлый.
Аның язмышы тарих фәне һәм югары белем системасы белән аерылгысыз бәйле була. Ул Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасында укый, 1969 елда анда кандидатлык диссертациясен яклый. Параллель рәвештә БДУда эшли, өлкән преподаватель, доцент, профессор, КПСС тарихы кафедрасы мөдире була. Анда ул 40 елга якын эшли. 1990 елда докторлык диссертациясен яклый, профессор исеме ала. 1991 елдан башлап гомеренең соңгы көненә
кадәр университетта Башкортстан Республикасы тарихы һәм этнология кафедрасын җитәкли.
Күренекле галим-этнограф буларак, Янгуҗин фәнни даирәдә һәм җәмәгатьчелектә киң танылу ала. Аның тарафыннан 500гә якын хезмәт бастырыла, шул исәптән башкортларның хуҗалык һәм социаль тормышы, этнология һәм демография, Башкортстан тарихы буенча 11 монография. Башкорт дәүләт университетының бай һәм кыйммәтле матди фондлы этнография музеен булдыруга күп көч сала ул.
Янгуҗинның хезмәтләренең зур өлеше башкортларның этник тарихына быгашланган. Эшләренең тагын бер циклы икътисади үсешнең төрле этапларында башкорт халкының хуҗалыгы һәм игенчелеге тарихын өйрәнү проблемасына бәйле була. Аның китапларында башкорт җәмгыятенең катлауларга бүленүенә дә тиешле игътибар бирелгән.
Янгуҗин республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ул халык исәбен алуны үткәрүгә булышлык итә, башкортлар этнологиясе проблемалары буенча лекцияләр белән районнарга һәм шәһәрләргә йөри, гәзит-журналларда даими басылып тора.
Янгуҗин иҗади энергия белән тулы гаҗәеп кеше була. Туган вузында һәм республикада зур абруй белән файдалана, аны Русиядә һәм чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ә бихисап бүләкләре һәм исемнәре – аның фәнни казанышларының танылуы, бик күп буын республика тарихчыларын әзерләүгә керткән саллы өлешенең дәлиле булып тора.
Рим Янгуҗин 2007 елда вафат булды, Уфада җирләнгән. Үзеннән соң ул бай фәнни мирас, бихисап укучыларын һәм республиканың әйдәүче вузының горурлыгына әверелгән уникаль этнография музеен калдырды. 2008 елда Башкорт дәүләт университетының гыйльми советы музейга Рим Янгуҗинның исемен бирде. Башкортстан Хөкүмәте карары белән аның исеме шулай ук Аючы авылы мәктәбенә бирелде. 2011 елның ноябрендә Уфада Мостай Кәрим урамы буенча соңгы елларда галим яшәгән 48 нче йортта мемориаль такта урнаштырылды.
Ачык чыганаклар материаллары буенча
А.ДӘҮЛӘТОВА әзерләде.