Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

КЕШЕ ХЕЗМӘТЕ БЕЛӘН МАТУР

Сәгыйть Хәсән улы Шакиров 1929 елның 26 октябрендә Бөре кантоны (хәзерге вакытта – Аскын районы) Иске Кара авылында туа. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Хезмәт эшчәнлеген 1944 елда башлый. Тыл ветераны.

Сәгыйть Хәсән улы Шакиров 1929 елның 26 октябрендә Бөре кантоны (хәзерге вакытта – Аскын районы) Иске Кара авылында туа. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Хезмәт эшчәнлеген 1944 елда башлый. Тыл ветераны.

1946 елда 17 яшьлек Сәгыйть Шакировны Аскын районы Казанча авыл Советы (туган авылы аның территориясендә урнашкан була), аннары Михайловка авыл Советы секретаре итеп билгелиләр. Егет өлкән иптәшләренең ышанычын аклый. Тормышта үз юлын сайлаучы яшь кеше өчен бу тәгаенләү хәлиткеч була. Арытаба Сәгыйть Хәсән улының хезмәт эшчәнлегенең күп еллары башкарма власть, партия органнарында эш белән бәйле була.

1962 елда С.Х.Шакировны КПССның өлкә комитеты инструкторы итеп тәгаенлиләр. (Ул вакытка яңа гына эш башлаучы партияле Мәскәү мәдәният институтын тәмамлаган була). Яңа вазыйфада ул озак тоткарланмый. Бу эш үзенә күрә стажировка һәм туган районының башкарма комитеты рәисен сайлауларда кандидатурасын күрсәтү өчен аның эшлекле, кешелек сыйфатларына тикшерү була. Сәгыйть Шакиров барлык таләпләргә туры килә. Аскынлылар үзләрненең якташын бердәм хуплый.

Кадрлар ротациясенә ярашлы, 1971 елда (Мәскәүдә КПССның Үзәк комитеты Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң) Сәгыйть Хәсән улы Стәрлетамак районы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын били.

Шакировның яңа коллегаларында читтән килгән функционер аннан элегрәк эшләгән кешеләр билгеләгән планканы тота алырмы дигән шикләр булгандыр,

әлбәттә. Вакыт күрсәткәнчә, юкка гына борчылганнар: озак та үтми Стәрлетамак районы халкы районның башкарма органын җаваплы, энергияле, эшлекле, ачык күңелле кеше җитәкләвенә инана ала. Аралашуда ул гади була, юморны ярата, үзе дә мәзәк белән әңгәмәне дәвам иттерә яки сөйләшүдәге киеренкелекне төшерә белә.

“Сәгыйть Хәсән улында тышкы матурлык белән аның эчке дөньясы үзара гармонияле берләшкән иде. Район башкарма комитеты рәисенә кабул итүгә килүчеләр аның яныннан җылы хис-тойгылар һәм ярдәм алачакларына ышаныч белән китә иде. Сәгыйть Хәсән улы яшенә, социаль хәленә карамый, һәркемне басып каршы ала иде. Кабул итү тәмамлану белән ишеккә кадәр озата иде, – дип искә ала Стәрлетамак районының почетлы гражданины, партия район комитетының элекке өченче секретаре Р.С.Хафизова.

Район башкарма комитет рәисе Сәгыйть Шакировның эшлекле, оештыру һәм башка сыйфатлары турында барлык сүзләрдән дә ачыграк аның бүләкләре сөйли. Безнең районда сигез ел эшләү дәвамында аның күкрәген “Почет билгесе” (1973 елда) һәм Хезмәт Кызыл Байрак орденнары (1976 елда) бизи.

1979 елда С.Х.Шакировны Уфага эшкә күчерәләр. Биредә, БАССР Дәүләт комитеты рәисенең матди-техник тәэминат буенча урынбасары вазыйфасында Сәгыйть Хәсән улының белемнәре, тәҗрибәсе, эшлекле потенциалы тагын да чагурак ачыла.

Стәрлетамак районы энциклопедиясе һәм Р.С.Хафизованың хатирәләре нигезендә материалны Р.ИЛЬКИНА әзерләде.

Читайте нас: