Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
15 ноябрь 2019, 16:58

ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ- ГӨЛЛӘМӘ.

БУ РУБРИКАБЫЗ ШИГЫРЬ СӨЮЧЕЛӘРГӘ!Гөлләмәләр җыям, бүләгемдә,Шәлкем-шәлкем шигъри тәлгәшләр.

Гөлләмәләр җыям, бүләгемдә,

Шәлкем-шәлкем шигъри тәлгәшләр.

Шагыйрьләргә иярмәгез, диләр.

Тыңламагыз, дуслар, кардәшләр.


Күркәмлекне күрә белә җаным .

Әдәплелек -яшәү кануны.

Тәрҗемәче, бәлки, ялгышкандыр.

Дин әһеле моны танырмы.


Шагыйрь күңеле тапсыз, керләнмәгән.

Ак карлардай ап-ак, пакъ кына.

Хисләре дә җырлап аккан чишмә-

Болганмаган, чиста, саф кына.


Эчәбез бит, тешне сындырырлык,

Булганда да суның салкыны.

Язган юллар фәһем бирер булса,

Хезмәт итсә туган халкыма.


Бүләк калсын, шагыйрь булмасам да-

Шәлкем-шәлкем шигьри тәлгәшләр.

Иярмәгез. Үзем киткәч, укып,

Искә алырсыз, дин-кардәшләр.


Мөкәрәмә Сәитгалиева.
Читайте нас: