Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
19 ноябрь 2019, 17:36

ҺӘР МИЗГЕЛНЕҢ КУАНЫЧЫН КҮРЕП, ТОЕП ЯШӘҮ КИРӘК БӘХЕТНЕ...

Бүген сезнең игътибарга Азат Хакимзяновның дөньяви, хисле, мәгънәле, тормышны яратырга өндәүче шигырьләрен тәкъдим итәм.

Ап-ак кар бөртеге бөтерелеп,

Җилнең кочагында тын ала...

Ял итә дә агачларга кунып,

Сәяхәткә кабат кузгала...


Бөтерелә-бөтерелә уйнап,

Бар җиханны күмә сафлыкка...

Күп кирәкми,матурлыгын тоеп,

Яшәү өчен җирдә, шатлыкта...


Һәр мизгелнең куанычын күреп,

Тоеп яшәү кирәк бәхетне...

Күңелләре ап-ак кардай чиста,

Саф йөрәкле җаннар бәхетле...


Ап-ак кар бөртеге бөтерелеп,

Җилнең кочагында тын ала...

Кадерләрен белик,яшәү мизгел,

Күз ачканчы эреп югала...


* * *


Рәхмәт Ходам...! Ярый син биргәнсең,

Яшәү өчен сулыш дөньяда...

Бәхетлемен күмелеп үскәнемә,

Назга тулган, якты ояда...


Бәхетлемен тоя алганыма,

Бу җиһанның ихлас сафлыгын...

Син өйрәттең төннәр карасыннан,

Аерырга көннәр пакълыгын...


Рәхмәт Ходам...! Күз яшьләре аша,

Сөенергә мине өйрәттең...

Балдай гына түгел яшәүләре,

Судан алып, утта көйрәттең...


Мең караштан берне аерырга,

Бер кат түгел, мең кат тукыдың...

Рәхмәт Ходам...! Белгән догаларым,

Савап булсын, кат-кат укыдым...


Рәхмәт Ходам...! Барысы өчен рәхмәт,

Яши алганыма сөенәм...

Бик күпләр соң, мине аңлый алмас,

Шунысына бераз көенәм...



* * *


Караңгы төн,барлык хыялларны,

Кочагына алып ураган...

Йолдыз атылганда,бармы тиле?

Минем кебек бәхет юраган...


Йолдыз сукмагында эзем салып,

Ай нурында алга атлыймын...

Караңгы төн,кума мине зинһар,

Әле иртә...юк-юк,ятмыймын...


Үргә атлыйм,караңгылык ерып,

Төн кабыза җанда шәмнәрен...

Тоеп калыйм әле исән чакта,

Язмышлардан яшәү тәмнәрен...


Таң атканда төшәм...Ай нурыннан,

Гөлләмәләр җыеп кулыма...

Караңгы төн,япма шәлләреңне,

Гел бәхеттән торган юлыма...
Читайте нас: