Гомер уза... Сирәк күрешәбез.
Еллар санын кушып елларга...
Кемнәр исән. Кемнәр инде “киткән”...
Вакыт та юк туктап уйларга.
Һаман ашыгабыз. Йөгерәбез...
Белми ни артыннан куганны.
Нидер җитми һаман, нидер кирәк... –
Кадерлибез микән булганны?!
Өлешләргә тиеш көмешләрне
Без туганчы бүлеп куйганнар:
Хезмәттәшләр, дуслар, туганнар...
Өйләребез җылы. Табыннар мул.
Тыныч илдә гомер кичәбез...
Комеш кенә җитеп бетми, кайчак
...Гомер заялыгын уйладым да,
Куйдым бүген кинәт сискәнеп.
Кудык, кудык... дөнья артларыннан,
Тик барыбер куып җитмәдек.
“Өлгерербез...” диеп йөри-йөри,
Килеп җиткәнбез бит алтмышка!
Күп өлеше инде артта калган,
Алда булачагы, һай, кыска!
Һәрбер көнгә күзне ачкан саен,
Алга диеп, артка барабыз...
Баш эшләгән, аяк йөргән чакта
Бер-беребезне күрми калабыз.
Безнең дуслык, юкса, айлар түгел,
Дистә еллар белән сыналган...
Уйлар уртак, кайгы-шатлык уртак,
Акыл-фигыль уртак булалган!
Һәр көн саен күрешеп тормасак та,
Күп булса да таныш-белешләр,
Өстәлә торса да яңа дуслар, –
Булалмас шул сезнең кебекләр!
Якты йолдыз кебек балкытасыз
Сүрәнләнгән күңел күгемне...
Шул дуслыкның кадерен белеп кенә
“Синең биттә җыерчык әз, – диләр, –
Нинди ысулларын беләсең?!”
Хатын-кызга яшь булып күренү,
Аңлыйм, бик мөһимдер күрәмсең.
Ни әйтсәм дә, сезне, хатын-кызлар,
Ышандырмас барыбер җавабым. –
Чын хатын-кыз булалмадым бугай,
Тырнак ясап, җыерчык “үтүкләп”,
Салоннада йөри алмадым...
Үзем генә беләм, берьялгызым
Ничек итеп дөнья “куганым”.
Байлык өчен түгел тырышуым,
Узам дию түгел кешедән. –
Әнкәм мине бу фани дөньяга
Шундый холык белән китергән.
Булдыралмаслыкны булдырдым мин,
Фәкать калмас өчен мескенгә.
“Беткән бит бу!” диеп, бармак төртеп,
Көлеп йөрмәсеннәр өченгә.
...Чын хатын-кыз булу... Яшь күренү...
Минемчә, бу – кирәкмәгән шөгыль,
Чынга юрап йөрү юк-барны.
Булмаганны! Җитмешкә җиткәндә
Утыз яшьлек булып кал, имеш!
Тән картайсын. Анысы табигый хәл,
Җаның калсын мәңге яшь килеш.
Картаймыйсың?! Димәк яшәмисең!
Ә мин телим, телим яшәргә!
Минем кебек бар җиһанны сөю
Тәтеми дә бик күп яшьләргә!
Картлык барыбер эзләп табар беркөн,
Килсен! Тапсын! Җыерчыклар салсын!
Тирән җыерчыклар басмасын!
...Кичерегез! Сезнең сорауларга
Сез теләгән җавап бирмәдем...
Күпме яшәп, чын хатын-кыз нинди
Булырга тиешен белмәдем...