Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
28 ноябрь 2019, 18:51

БЕЗ БУЛМАГАН ҖИРДӘ ЯШӘҮ – ЯМЬЛЕРӘК, КЕШЕ БАКЧАСЫНДА АЛМА – ТӘМЛЕРӘК.

Шайтан микән безне шулай котырта?Көнләштереп, төп башына утырта.

Без булмаган җирдә яшәү –

ямьлерәк,

Кеше бакчасында алма –

тәмлерәк.

Күрше хатынының туны –

купшырак,

Иренең дә эш урыны –

яхшырак.

Өй алдында тавыклары –

күркәдәй,

Ике бөртек саламнары –

көлтәдәй.

Башкаларга ансат килә

уңышлар,

Тиз түләнә алар алган

бурычлар.


Менә шулай, чагыштырып

барысын,

Кешеләрнең күз аермас

тарысын

Борчак итеп күрәбез без

күп вакыт.

Аек акылларыбызны

йоклатып,

Шайтан микән безне шулай

котырта?

Көнләштереп, төп башына

утырта.


Читкә карап, йөрмик әле

буталып,

"Аз да җитә, күп тә бетә"

ди халык.

Булган кебек һәр тавыкның

үз йоны,

Һәр кешенең – үз язмышы,

үз юлы,

Күрше төсле булып булмый,

йөз яшәп.

Бәлки, читтән караганда,

без дә – шәп?



* * *


Көзләремә кереп барышым


Әй гомерем, чишмә суларыдай

Акма әле шулай ашыгып.

Өлгерә алмый калам хыялларның

Кайберләрен чынга ашырып.


Маңгайларга сырлар ясама әле,

Манма әле чәчне көмешкә.

Язлар тулы эчке болыннарым

Әзер түгел көзгә керешкә.


Көз җитүен әле уйламый да,

Сайрап тора күңел былбылым.

Суыкларга ерак дигән кебек,

Офыкларда уйный елдырым.


Сары көздә яшел алан кебек -

Җәй беткәндә чәчкән арышым.

Шул уҗымнар кебек яшелләнеп,

Көзләремә кереп барышым.


* * *


Кыйсса


Кешеләргә гыйбрәт итеп сөйлим кыйсса:

Бу заманда, хәлең бетеп, тының кысса,

Кем булышыр? - бу сорауга җавап кыска:

Яхшы булыр, берәү килеп кулын сузса.


Беркемнең дә бер кешедә юк эшләре,

Тик үзләре өчен эшли чүкечләре.

Туктамыйча шәп барганда үз эшләре,

Күренми шул ярдәм көткән иптәшләре.


Кабаланып дөнья куган бу көннәрдә,

Булышырга вакыт тапмый бүтәннәргә,

Барысы да үз эченә бикләнгәндә,

Кем орынсын син ярасы бүкәннәргә?


Онытмагыз, бу дөньялар - зур куляса.

Гел әйләнеп кенә бармый, ул бер баса.

Һаман шулай дуслар дуска кул сузмаса,

Түзмәс Ходай, чабулардан тотыр, ласа.



Исхак Файзуллин
Читайте нас: