Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
16 декабрь 2019, 18:20

БАЛА ЧАКНЫ ИСКӘ АЛДЫМ БҮГЕН...

Шигырь яратучыларга бүген Рузилә Гатауллина иҗатын тәкъдим итәбез

Бала чакны искә алдым бүген...
Каз бәбкәсе саклап утырам...
Шул бәбкәләр кебек вакытымны
Кайтарасы иде яңадан...

Кырда гына челтерәп чишмә ага...
Шундый тәмле аның сулары...
Челтерәп аккан чишмә тавышына...
Бер моң көйлим...Башта- уйларым...

Шайтан таягының чәчкәсеннән
Шундый тәмле хуш-ис таралган...
Күбәләкләр оча баш очымда...
Озын чәчем җилләр тараткан...

Ниндиләре генә юк күбәләкнең...
Бар зәңгәре, ак hәм яшеле...
Шундый матур булып очып йөри...
Кемнәрнеңдер җаны шикелле...

Туган йортым да кырда гына...
Тау башыннан күренә ихатам...
Алтын куллы әткәм нидер эшли...
Әнкәемнең җырын ишетәм...

Бәбкәләрем үлән ашап йөри,
Тыныч кына, шундый матурлар.
Минем бала-чагым еллары да
Бик бәхетле, матур үттеләр.

Чишмә ярындагы тар сукмактан
Картыем килә нидер уйланып...
Коймак белән чәй эчеп кил, кызым...
Шул чакларга кайтты уйларым...

Үзем белән алган идем дә соң,
Яшел суган, эпи, йомырка...
Коймак дигәч йөгереп кайтам инде
Иркә кыз мин...Үстем бик иркә...

Бала-чакка кайтып килдем әле
Рәхәт булып калды күңелгә.
Бала-чагым өчен рәхмәтемне
Саклыймын мин йөрәк түрендә!
* * *
Ап-ак кышта карга әйләнермен
Үбәр өчен сине битеңнән
Карлар салкын димә...Димә әле
Юк, курыкма, сине өшетмәм...

Ак бураннар булып килермен дә
Бәхет көртләренә күмәрмен
Ак бураннар адаштыра димә
Җаным аша юллар үрермен.

Карлы зилзиләдәй бөтерелеп
Алларыңа төшеп биермен
Авыр уйларыңнан азат итеп
Яңа сулыш Сиңа өрермен.

Таң җилләре булып килермен дә
Куеныңа кереп качырмын
Һәм җаныңны кочып....пышылдап
Сагындым...дип Сиңа дәшәрмен.
* * *
Яшерен сөю белән сөйдем сине,
Җиде йозакка бикләп хисләрне...
Сине уйласам да бәхетле идем...
Ялгыз үткәрсәм дә кичләрне...

Юк, еламый идем...синең белән
Бүлмәгәнгә назлы елларны.
Синең барлыгың бәхет иде миңа
Сайласаң да башка кызларны...

Кайчагында караш ташлый идең,
Белсәң иде шулчак күңелне...
Бәхет диңгезендә йөзә идем,
Чак-чак тыя идем хисләрне...

Бер үткәндә синең яныңнан,
Эләктердең мине толымнан...
Шул чактагы елмаюың синең,
Беркайчан да чыкмас исемнән...

Минеке булмасыңны белә идем,
Яныңда синең башка кыз иде...
Йөрәккә бит әмер биреп булмый,
Яшерен генә сине сөя идем...

Башка синең белән очрашмадык...
Бик аяусыз булды язмышың...
Синең юклыгыңа ышанасым килми...
Күңелемдә тирән сагышым...

Көтмәгәндә беркөн төшкә кердең..
Ап-ак күлмәгеңне кигәнсең...
Ә кичә килеп энекәшең әйтте...
Син дә мине яратып йөргәнсең...

(Рүзилә Гатауллина)
(Рузилә Гатауллина)
Читайте нас: