Бар күзләр дә күрмәс матурлыкны
Рәссам күрә нинди күз белән?!
Ул пумала белән язганнарны
Яза белсәм икән сүз белән!
... Кышкы авыл. Түбәләргә йортлар
Аксыл боҗра элгән төтеннән.
Элмәк-элмәк төтен эри бара
Әкрен генә авыл өстеннән.
Эңгер-меңгер мизгел ак карларга
Сала бара зәңгәр буявын.
Көндез җемелдәгән көмеш юрган
Янмый инде, алып күз явын.
Җил уйнаклап үтә, итәгенә
Наян кар бөртеген ияртеп.
Бер як чите китек ай калыккан,
Йолдыз балаларын уятып.
Кар мендәрләренә чумган йортлар
Күзләренә якты кабыза.
Авыл халкы җылы мич янында
Самавырдан чәен агыза.
... Кемнең генә нечкә күңеленә
Кагылмый бу кышның мизгеле?
Рәссам пумалаларына җан өрсә ул,
Бер шигъри җан туа шикелле.
Йомшак, җиңел аккош мамыгыннан
Җиргә ап-ак келәм үргәннәр.
Агач-куакларны бәс катышлы,
Көмеш киемнәргә төргәннәр.
Каурый болыт назлап сыйпап үтә
Торбалардан чыккан төтенне.
Кояш чыгып килә, ул да, ахры,
Көткән тәүге кышкы бу көнне.
Җил югалган. Әллә читтән генә
Кышкы хозурлыкны күзәтә?
Матур шул Кыш. Менә нинди мин! дип,
Тәүге көндә үзен күрсәтә...
***
Була шундый мизгел... Күңел кылы,
Түзә алмый сагыш-ярсуга,
Бар дөньялар ишетерлек итеп,
Даң-доң , даң-доң килеп чаң суга.
Була шундый мизгел... Күңелемдә
Кечкәй кыңгыраулар кабына.
Тып-тын гына ләззәтләнә йөрәк
Көмеш кыңгырауның моңына.