Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
14 гыйнвар 2020, 18:10

БОЗЛЫ ТӘЛГӘШ...

Сүрия Мингатинаның искиткеч шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Бозлы тәлгәш

Сабыр гына балланганын
тәкъдиремнең көткән мәлем.
Учларымда – бозлы тәлгәш,
чугы саен минем хәлем.
Аксыл-кызыл төймә бии,
әйтерсең лә, чыжлый таба.
Кар астында торып кал да,
балланмыйча түзеп кара.
Өзеп каптым энҗе күзне,
өтеп алды бөрештереп.
Ачы балан яшен сөртәм,
тыным белән җылы өреп.
Сабырлыкның чиге таныш,
агачында сула җимеш.
Баллы булып туу кирәк,
бәхет килсен өчен элек.
* * *

Сынау

Төннең каралыгы берни түгел,
Күңел каралыгы куркыныч.
Рухын кояш иткән күзсезләр бар,
Әйтәләр күк, зинһар, бул тыныч.
Ике аяклылар сыгыла җирдә
Тормыш авырлыгын җиңәлмый.
Ике кулда йөргән дустым яши,
Дөнья йөген тарта сыкранмый.
Байлар яши җиткералмый малын,
Комсызланып җыя туялмый.
Очын-очка ялгап баручылар
Ярдәм итә һәрчак, кызганмый.
Менә шулай сыналабыз көн дә,
Яхшы белән яман – үлчәүдә.
Кеше булып кала алсак иде,
Гомер чикләреннән үткәндә.

15.11.2019

* * *

Буран көтәм!..
Мөлдерәмә хисләремне
Буран алып китәр күк. Г.Латыйпова

Бураны да юк, хисе дә...
Фасылында ел адашкан.
Гомер буйлап бүлә торгач,
Кичерешләр мең саташкан.
Бураны да юк, хисе дә,
Битарафлык һәр мизгелдә.
Үткән тормыш чагыла күк
Яуган бозның бөртегендә.
Тайгак юлда уза көнем,
карлы-яңгыр сөйли зарын.
Салават күпере чыккан
кызыктырмак булып барын.
Тик оныткан: бер елмаю
әле чынлап сөю түгел.
Адашырлык буран кирәк,
үзгә хисләр кирәк бүген.
Яңа елга бар өметем,
имин елны китер, Раббым!
Буталмасын илләр, чорлар,
томаналык инде җитәр.
Кыерсытма татарыңны,
дәрәҗәсен зурлап сөйләт.
Балаларга, оныкларга
ата-баба телен өйрәт!..
...Тилмертмә син Табигатьне,
асылына кайтсын җиһан!
Агаруны, яңаруны...
үҗәтләнеп көтә бу җан.
Буран дулый! Сагындырган...

30.12.2019
Читайте нас: