Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
8 февраль 2020, 19:35

МЕНӘ ФЕВРАЛЬ...

Шигъри шәлкем

Менә февраль.
Көннәр озыная,
Кояшы да инде җылырак.
Кыш үз сүзен әйтеп бетермәгән,
Ләкин язга – түгел бик ерак.

Бу ай – кыска.
Сизелми дә узар,
Булыр әле, ләкин, бураннар.
Бик тиз генә эреп юкка чыкмас
Ак мамыктан сырган юрганнар.

Тулыр-тулмас.
Башкалардан гайре –
Яз чалымы кергән кыш ае.
Тынгысызлар, илһам эзләүчеләр,
Тормыш сөючеләр дускае.

Урамда – кыш.
Ә күңелгә инде
Яз турында уйлар оялый.
Башкалар да – беләм, шул чамарак,
Бер мин генә түгел хыялый.

Исхак Файзуллин
Зарланмыйча кемдер яши алмый,
Ә кемгәдер елау төс түгел.
Күп зарлану - әле бу дөньяда
Күпне күргән дигән сүз түгел.

Заманалар авыр, дип елыйбыз,
Я түрәләр, дибез, имансыз.
Зарланмыйча гомер иткәннәрнең
Юлларымы, дисез, томансыз?

Язмышларга ләгънәт укымыйча
Яши белү - олы осталык.
Һәрбер көннең ямен тапканнарга
Гомер буе яшим сокланып.

Гаеплене читтән эзләмиләр,
Булганына алар канәгать.
Әрләп кенә дөнья әйбәтләнмәс,
Шөкер итеп яшик, җәмәгать.

Исхак Файзуллин
Дөньяда мәхәббәт юк димәгез,
Сөю килер, көтә белегез.
Икеләнү белән каныгызны
Агулап бетерә күрмәгез.

Түземлек инде бетте димәгез,
Айлар, еллар көтә белегез.
Якты йөзле кемдер керәм дисә,
Ачык булсын күңел түрегез.

Ике җанны вакыт кавыштырыр,
Кисештерер бер мәл сукмаклар.
Баш әйләнер, йөрәк ешрак тибәр,
Сукмактан ике җан пар атлар.

Назлы сүзләр кочаклап алырлар,
Куллар бар назларын жәлләмәс.
Күкләрдә йөрисе килер очып,
Сөю тәмен ныклап тәмләгәч.

Дөньяда мәхәббәт юк димәгез,
Сабыр итеп, көтә белегез.
Ишек ачып керер көткәнегез,
Парлы җан булырсыз икегез.
Түземлек калмады димәгез,
Мәхәббәтне көтә белегез.

Венер Фәттах
Читайте нас: