Сабыр итү, юл куюлар
Бу заманга хас түгел.
Мин-минлеккә, горурлыкка
Күмелгән ихлас күңел.
Каршы якны тыңлаш бетте,
Һәркемнең үз хаклыгы.
Күпләр өчен күренми дә
Парлы гомер шатлыгы.
Тәкәбберлек аркасында
Өй эчендә нур бетә.
Хатын читкә күз төшерә,
Я булмаса, ир китә.
Характерлар килми диеп,
Гаиләләр таркала.
"Үзләре белгәндер", – дибез,
Ләкин... балалар кала.
Башка әти... Башка әни...
Ул – үзеңнеке түгел.
Баланың нәүмиз каласын
Ничек сизенми күңел?
Элек ничек ярашканнар? –
Аерылу сирәк иде,
Парлап гомер итүчеләр
Башкага үрнәк иде.
Заманалар үзгәрде дип
Акланмакчы булабыз.
Ничек, имеш, исән калсын
Элеккеге йолабыз?
Безне кырысландыра дип
Замананы сүгәек.
Уйлап карыйк, бәлки, дуслар,
Үзебездәдер гаеп?
Бәхетле булыйм дисәгез
Бу тормыштан зарланырга
ашыкмагыз,
Аллаһының сабырлыгын
ташытмагыз.
Кешеләрне гаепләргә
тырышмагыз,
Сәбәпләрен белми торып,
орышмагыз.
Авырлыклар килгән чакта
курыкмагыз,
Җиңеллекләр булачагын
онытмагыз.
Буйларыгыз җитмәгәнгә
сузылмагыз,
Җайлап эшләп булган җирдә
тузынмагыз.
Һичкемгә дә начарлыклар
теләмәгез,
Үзе юкта гайбәт итеп
сөйләмәгез.
Күршеләрнең уңышыннан
көнләшмәгез,
Әхлагы сай кеше белән
тиңләшмәгез.
Көчсезләрне, җәбер кылып,
Кимсетмәгез,
Ятимнәрне, кырый кагып,
Үксетмәгез.
Ят малларга куллар сузып,
ялгышмагыз,
Үзеңнеке булмаганга
ябышмагыз.
Чит гаиләнең эшләренә
катышмагыз,
Булышам дип, әшәкеләр
атышмагыз.
Алдакчылар, бурлар белән
дуслашмагыз,
Гел булышыр дуслар белән
хушлашмагыз.
Ялгыз гына шатланмагыз,
кайгырмагыз,
Ни булса да, туганнардан
аерылмагыз.
Өлкәннәргә авыр сүзләр
һич әйтмәгез,
Чәчкәйләре агаруны
тизәйтмәгез.
Чын сөюне адым саен
таратмагыз,
Очраган бер ошаганны
яратмагыз.
Тиң парларны башкаларга
алмашмагыз,
Юк-бардан да сәбәп табып,
талашмагыз.
Ходай биргән сәләтләрдән
тартынмагыз,
Тик, масаеп, йолдызларга
атылмагыз.
Кыйблаларны сайлаганда,
абынмагыз,
Халкыбызга ят нәрсәгә
табынмагыз,
Бу дөньяны яратудан
туктамагыз,
Ходай бәхет таратканда
йокламагыз.
Шигырьләрем авыл көенә
Шәһәрски иҗат итә белмим,
Гел авылча чыга шигырьләр.
Газоннарга карап сокланам да,
Күз алдына килә игеннәр.
Паркларны мактап языйм дисәм.
Урманнарга китә күңелләр.
Уйлыйсыздыр: шулай бик сагынгач,
Ник авылга кайтмый бу юләр?
Бәлки язмыш мине юри шулай
Җибәргәндер ерак юлларга.
Туган җирнең гүзәл табигатен
Салыр өчен моңлы җырларга.
Миндә сагыну хисе булмас иде,
Авылымнан әгәр китмәсәм.
Бу шигырьләр, җырлар тумас иде,
Күңелемдә аны йөртмәсәм.