Сыерчык карлары ява бүген,
Кышның соңгы карлары.
Тиздән язга буйсыныр да кыш,
Җиңелеп югалыр аннары.
Ямьле язларым сафка басып,
Яшел киемнәрен киярләр.
Җылы яңгырлары үләннәрне,
Кочып яратырлар, сөярләр.
Нәфис умырзая калкып чыгар,
Урмандагы карлар астыннан.
Калышмаска теләп ашыгырлар,
Кычытканнар алар артынан.
Җиребездә яшәү көче өстәлер,
Яшен, күк күкрәү тавышыннан.
Бар тереклек чиксез шатланыр,
Ямь, шатлык табышыннан.
Ә әлегә тышта язымны үртәп,
Әрсезләнеп ап-ак кар ява.
Ләкин күңелем сизми карны,
Язны каршылый ул, чаба.
Кар сулары юлга җыенганнар —
Кыеклардан тама тамчылар.
Тиздән, тиздән киң колачын җәеп,
Бар тереклек язны каршылар.
Уянырлар да куак, агач бөреләре,
Шатланырлар кояш назына.
Бар тереклек кыштан уянып чыгар,
Киләм диеп чираттагы язына.
Көннәр хәзер сизелеп озыная,
Ә төннәре хәтсез кыскарды.
Кыеклардан асылынып торган,
Боз- сөңгеләр тәмам юкарды.
Иләс-миләс , искән яз җиле дә
Үзенә хас исләр чыгара.
Умырзая да уянып җыена булыр ,
Калын кар астыннан чыгарга.
Тиздән урманга чыгарбыз да
Умырзая бүләк итәрмен.
Сиңа гына булган хисләремне
Йөрәгеңә салып китәрмен.
Әллә ничек шаян бүген яз җиле,
Назлап үбеп китә битләрне.
Кыш көнләшеп әле ул шаянны
Салкын зинданына бикләрме.
Төннәрендә чыга ул яшерен ауга,
Караңгылык аңа әле булышлы.
Егәрлеген төндә җыеп батырланып,
Язга игълан итә әле сугышны.
Яз да кар астында көчләр җыйган,
Кышка бирешергә теләми.
Назлы, җылы канатларын куйгалап,
Кар, бозларны да телгәли.
Кояш язны җәберләмә әле диеп,
Кышны яздан ерак чикләде.
Нурларына сихри көчләр биреп,
Кайнар кочагына аны бикләде.
Язым аннан яшел туйга әзерләнер,
Гөрләвекләр җырчы булырлар.
Тал песиләре дә язны әле мактар,
Бик ошады диеп бу җырлар.
Аннан яз үзен җәйгә тапшырыр,
Әлегә качып йөри ул кыштан.
Шәфкать сеңде булса кирәк кышка,
Усал күренә хәзер ул тик тыштан.