Һәркөн саен көн дә, төн дә берүк,
Кабатлана кичләр, иртәләр...
Гомер дигән язмыш җыелмасы
Сизелмичә шулай үтәләр...
Иртә җитсә - кайчан кич җитәр дип,
Кичкә керсәк - төнне көтәбез...
Без үзебез ашыга-ашыга шулай
Гомер йомгакларын сүтәбез...
Әле генә менә башлыйбыз да,
Шул арада үргә җитәбез...
Килә бер көн, сәгатебез суккач,
Ташлап, дөньялардан китәбез...
Юк ашыкмыйк!
Килсен үз көенә
Көне... Төне... Аннан иртәсе...
Туар таңнар атсын барыбызга,
Бүләк итеп бәхет көлтәсе...
Ләйлә Кадырова
Бу дөньяда барлык нәрсәне дә
Якын алма, диләр, йөрәккә!
Алмас идең дә бит! Нәни йөрәк
Карыймы соң синең теләккә...
Йодрык хәтле нәни генә йөрәк
Үзе аша күпме үткәрә!
Син егылам диеп торганда ул
Күтәрмәслекне дә күтәрә.
Чиксез шатлык, олы кайгыларны
Йөрәк кабул итә иң элек.
Сыймаганы аңа мөлдерәмә –
Тамсын яшьләр, куйсын түгелеп...
Очар күбәләктәй лептер-лептер
Каядыр ул һаман талпына!
Бирәме соң дөнья дигәннәре
Тын алырга аңа чак кына?!
Бу дөньяда барлык нәрсәне дә
Якын алма, диләр, йөрәккә!
Алмас идең дә бит! Нәни йөрәк
Карыймы соң синең теләккә...
Физалия Дәүләтгәрәева
Телем-телем өзгәләнә бәгырь,
Искә төшеп кылган ялгышлар...
Үз-үземне шулчак мин юатам,
Йөртә, диеп, кешене язмышлар...
"Язмыш-ормыш" диләр...
Кемнәр язган?
Бер хәрефләп үзебез тезәбез...
Тырмаларга кат-кат баса-баса,
Тормыш юлларыннан үтәбез...
Гомер юлдыр... Тукталыш тик берәү...
Сүлпән бару бер дә хупланмый.
Язганнарны күреп бетергәнче,
Типсә иде йөрәк туктамый...
Һәм дә иптәш кирәк озын юлда,
Адашмаска урман... Буранда...
Бер таяныч кирәк... Ныклы терәк...
Җиңел һәрчак бергә булганда.
Боргаланып аксын гомер-чишмә,
Берләштереп каршы ярларны.
Узган язлар искә төшеп көзен,
Җылытырлык булсын җаннарны...
Разил Хәсәнов