Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
12 Май 2020, 19:05

Уфтанырга бер дә кирәкми!

Гомерләрнең мондый матур чагыБик күпләргә әле эләкми...

К. Харрасова

Сизелми дә агып тора вакыт:
Күзгә йокы элеп, төн үтә;
Мәшәкате, борчулары белән,
Шатлыклары белән көн җитә.

Таң атуга,
Җанлана бар дөнья;
Барсының үз эше... Үз уе.
Язылмаган кәгазь дә саргая –
Зая үтмәсен гомер юлы.

Елга агып, дәрьяга тоташа,
Кыяны ишә дулкын, кагып.
Сулар тынчый, тимерләр тутыга;
Йөрәкләр мүкләнә, тик ятып.

"Хәрәкәттә – бәрәкәт", – ди халык,
Бәрәкәтле үтсен гомерең.
Узсын көнең яхшы гамәл кылып,
Һәр мизгелнең белеп кадерен.

Кичәге көн горурлыгың булсын.
Иртәгәсе тусын яктырып.
Хыял тулы ярсу йөрәгеңне
Бәхет кошы торсын чакырып!
* * *

Алия Сәмигуллина

Бәхетлеләр вакыт санамыйлар,
Тикшермиләр кеше тормышын.
Тик арада була шундый җаннар,
Күрмәүчеләр үзенен ялгышын.

Кеше бутап рәхәт табалардыр,
Яшәү ямен шуннан курәләр.
Язмышларын гөлләр белән тугел,
Гайбәт сузләр белән үрәләр.

Мин кызганам сезне чын күнелдән,
Чирек гомер инде үтелгән.
Аяк астымдагы кара жир дэ
Күпкә чиста сезнен күнелдән.

Матур тышлык кеше итә алмый,
Борыныгыз никтер чөелә.
Бүгенге көн белән яшәмәгез,
Бай да туфрак белән күмелә.
* * *

Халисә Ширмән

"Олыгаям инде мин дә", − диеп,
Син уфтанма әле, күңелем!
Аңлыйсың ич маңгай сырларыннан
Атлап чыгу мөмкин түгелен...

Аңлыйсың ич үз яшеңнең күрке
Чагылганын кылган эшләрдә.
Иләс-миләс уйлар читләп үтә,
Төпле инде хәтта хисләр дә...

"Нишләргә соң?" − дигән сорауны да
Сирәк кулланасың сөйләмдә.
Син беләсең: бары таянырлык
Дуслар гына калган тирәңдә.

Катгый карар чыгарасың күбрәк,
Икеләнү күптән онытылган...
Холкың тыныч, ышанычлы хәзер:
Күз яшьләре эчкә йотылган.

Менә шундый яшьтә бит син, күңелем.
Уфтанырга бер дә кирәкми!
Гомерләрнең мондый матур чагы
Бик күпләргә әле эләкми...

Читайте нас: